Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар Көньяк Корея вәкилләре белән очрашырга әзер


Әгәр дә БМО, аларның имин калуларына ышаныч бирсә, талиблар Көньяк Корея вәкилләре белән сөйләшүләр өчен, Әфганыстанның теләсә нинди районында очрашырга әзер. Бу хакта Талибан хәрәкәте вәкиле белдерде. Очрашу Кабулда да узарга мөмкин, ләкин шартлар шул ук. Бер үк вакытта ике авыру тотык янына табибларны уздырмау да билегеле булды. “Халыкара Ярлыкау“ оешмасы талибларны тотыкларны азат итәргә чакырды, шул ук вакытта, кеше урлау һәм тотыкларны үтерү хәрби җинаять, дип кисәтте. 23 Көньяк Корея миссионерлары 19 июльдә талиблар тарафыннан тотык итеп алынган иде. Икесен талиблар үтерде инде. Әгәр дә үз тарафдарларын төрмәләрдән азат итмәсәләр, башкаларын үтерү белән яныйлар.
XS
SM
MD
LG