Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буйнак шәһәрендә милиция җитәкчесе үтерелде


Дагыстанның Буйнак шәһәрендә район эчке эшләр идарәсе җитәкче урынбасары подполковник Әдбелмәҗит Рәсулов үтерелгән. Ул эшкә барган вакытта үтеп баручы машинадан аны атып үтергәннәр. Бу хакта җинаять эше кузгатылган. Махачкалада милициянең махсус операциясе вакытында террорчылыкта гаепләнгән берәү үтерелгән, тагын өчесе тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG