Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Русия Төньяк Котып мәсьәләсендә тәнкыйтне кире кага


Русия тышкы эшләр министрлыгы, Төньяк Боз Океаны төбенә Русия әләмен урнаштыруга Көнбатышның кайбер илләре күрсәткән мөнәсәбәткә гаҗәпләнү белдерде. Котыпка булган сәфәрнең максаты, Русия җирләренең Төньяк Котыпка кадәр барып җитүен белешү иде, диде тышкы эшләр министры Сергей Лавров. Аның сүзләренә караганда, океан астындагы Русия җирләренең киңәюе мәсьәләсе халыкара хокук нигезендә чишеләчәк. Бу хакта АКШ дәүләт департаменты вәкиле Кейси “Белмим, анда нинди әләм урнаштырганнардыр - тимердәнме, эрҗинкәдәнме, әллә инде океан төбенә гади җәймә җәйгәннәрме. Теләсә кайсы очракта да моның бернинди дә юридик көче юк,”- диде.

XS
SM
MD
LG