Accessibility links

Кайнар хәбәр

Паромда янгын туктатылган


Сочи – Сочи янында җомгадан бирле янган йөк паромында шимбә көнне янгын нихаять туктатылган. Экипаж һәм юлчылар, барлыгы 30 кеше, коткарылган, аларга зыян килмәгән.

Сиерра-Лионе байрагы астында Төркиядән килгән бу паромда яшелчә төягән йөк машиналары, җиңел машиналар һәм берничә дистә тонна мәрмәр бар диелә. Хужасы аны кире Төркиягә кайтарырга сораган. Ләкин бу җиңел булмаячак - паром 30 градуска авышкан диелә.
XS
SM
MD
LG