Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:29

НТВ Уфада тар-мар ителәчәк


Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов НТВ каналын әхлакый зыян салуда гаепләп мәхкәмәгә биргән иде. Ул “Максимум” тапшыруында күрсәтелгән Башкортстанның нефть тармагы турындагы сюжет өчен телевизион каналны, тапшыруны әзерләп алып барган журналист Глеб Пьяныхны, шулай ук Башкортстан оппозициясе лидеры Рәмил Бигнов һәм республика парламенты депутаты Геннадий Шабаевларны мәхкәмәгә бирде. НТВ, журналист һәм Бигновлар Мәскәүдә теркәлү сәбәпле, алар мәхкәмәне Мәскәүгә күчерүне сораган иде. Әлеге эш Башкортстанның югары мәхкәмәсендә каралды һәм аларның теләкләре канәгатьләндерелмәде. Шулай итеп, аларны Уфада манчыячаклар.

XS
SM
MD
LG