Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экс-сенаторга шифр


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев кеше үтертүдә һәм ришвәт бирүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе ришвәт эше буенча карар чыгарган. Ришвәт бирүне оештырган Изместьев утырышта “Х әфәнде” булып аталган. Эш шунда, иминлек хезмәткәре подполковнигы Ольга Нуждяновага ришвәт бирүче арадашчылар өчесе дә иминлек хезмәткәрләре. Шуңа күрә бу эш хәрби мәхкәмәдә каралган. Изместьев хәрби булмау сәбәпле “Х әфәнде” булып калган. Аны соңрак башка мәхкәмә караячак.

XS
SM
MD
LG