Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар корылтае булырмы?


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы булды. Анда республика татарлары корылтаен уздыру мәсъәләсе каралды. Эш шунда, декабрь ахырында Казанда бөтендөнья татар конгрессы уза. Аңа кадәр төбәкләрдә дә корылтайлар үтәргә тиеш. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов сүзләренә караганда, республика хакимияте корылтайга быел ярдәм итә алмаячакларын белдергән. Моны Башкортстаның үз иреге белән Русиягә кушылуын бәйрәм итү мәшәкатьләре белән аңлатканнар. Рушан Галлләмов аңа карамый чараны уздырачакбыз дип белдерде. Республика хакимияте аяк чалган очракта ул Яр Чаллы шәһәрендә, яки Татарстанның берәр чиктәш районында узачак.

XS
SM
MD
LG