Accessibility links

Ачык микрофон : Минтимер Шәймиевның эшчәнлеген ничек бәялисез?


- Бүгенге көндә безнең Татарстанда бик тыныч. Мин моны безнең Минтимер Шәймиевның эшчәнлегендә күрәм. Аның эшчәнлегендә үзенчәлек бар. Ул яхшы аңлап эшли. Киләчәктә дә аның белән эшләргә язсын. Мин авыл малае. Бүгенге көндә авыллар үлеп баралар инде, авылда эшләргә кеше юк. Авылда яшьләр калсын өчен беренче чиратта юллар кирәк. Авылларда юл юк, кеше пычрак ерып газаплана. Авылны киләчәге юлдан башланырга тиеш. Юл булмаганда авыл да юк. - Минтимер Шәймиев – бөтен яктан килгән кеше. - Яхшы дип әйтергә була инде. -Татар теле аз үскән, руслар өстенлек алган. - Сәяси яктан бик акыллы кеше дип уйлыйм. Татарстанда гына түгел, дөньяда аны бик яхшы бәялиләр. - Татарстан алдынгы регион бит инде ул. Бездә халык тырыш. - Читтә торсам да, аны алыштырырдай кеше юктыр дип уйлыйм мин. Ландыш Гобәйдуллина
XS
SM
MD
LG