Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Минтимер Шәймиев: “Шартнамә халкыбызның ихтыярын һәм өметләрен чагылдыра” (I өлеш)


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Азатлык» радиосы тыңлаучыларына федераль үзәк белән республика арасында төзелгән Шартнамә һәм татар халкы мәнфәгатьләре турында сөйләде. «Азатлык»ның Прага редакциясе белән Казан студиясе арасында видеобәйләнеш оештырылып, Президент белән әңгәмәне «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камал алып барды.

КӘРИМ КАМАЛ: Хөрмәтле Президент әфәнде, безнең “Азатлык” радиосының Казан студиясенә хуш килдегез! Тыгыз эш графигында безнең радиога да вакыт тапкан өчен Сезгә рәхмәт әйтәсе килә. Мин Сезне бу юлы Прагадан сәламләргә мәҗбүрмен, чөнки бу очрашуга Казанга кайтып җитә алмадым.

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Моңа мин үзем дә гаепле – бүгенге сөйләшүнең вакыты соңгы көндә генә билгеләнде, эшләр кызу чакка туры килде...

КӘРИМ КАМАЛ: Хәзер техник җиһазлар бик алга киткән заман бит. Алар ярдәмендә Сезне Интернет аша күреп, Сезнең белән ерактан да сөйләшеп була. Хәтерлисездер, моннан унике-унөч ел элек “Азатлык” радиосы Сезнең белән Прагадан турыдан-туры телефон аша сөйләшә иде. Һәм бүгенге әңгәмә шушы матур традициянең саклануын күрсәтә.

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Алай гына да түгел, мин бит сезнең белән, хәбәрчеләр белән очрашып торам.

КӘРИМ КАМАЛ: Быел кыш сезнең Истанбулга сәфәр вакытында күрешкән идек.

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Аннан алда да әле Чехиядә очраштык.

КӘРИМ КАМАЛ: Әйе. Без Сезне бик теләп радионың Прагадагы төп идарәсендә дә каршылар идек. Әлбәттә, юлларыгыз бу якларга килеп чыкса. Ә инде бүгенге форсаттан файдаланып, Сезгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәр идем, Сез каршы булмасагыз.

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Рәхим итегез.

КӘРИМ КАМАЛ: Беренчесе: әле генә Казан белән Мәскәү арасында яңа килешү төзелде. Аның эчтәлеге беренчесенә караганда күпкә гадирәк, әлбәттә. Әмма, шуңа да карамастан, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен Казан килешү нигезендә кора. Шулай итеп, татар дәүләтчелеге традициясе дәвам итә. Шушы олы шартнамә нигезендә Татарстан Русия хакимияте белән нинди өлкәләрдә аерым хөкүматара килешүләр булдырырга ниятли?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Соңгы килешү күләме белән кечерәк булса да, сәяси яктан аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Чөнки 1994 елда төзелгән Шартнамә бик катлаулы чорда әзерләнде. Ул нигездә милек мәсьәләләренә кагыла иде. Шуңа күрә аның кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан хөкүмәтләре арасында берничә килешү төзелде. Ә хәзерге Шартнамәнең сәяси һәм хокукый ягы күпкә көчлерәк. Ул Рәсәй тарихында үзәк белән төбәк арасында төзелеп, федераль закон көченә кергән беренче Шартнамә. Башка документлардан аермалы буларак, ул Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасы аша узып, федераль закон көченә ия булды. Аны дикъкать белән өйрәнгәндә, бик күп мәсьәләләрне чишәргә юл ачыла дияр идем. Кыска итеп язылган, бик мәгънәле матдәләр бар анда.

Шартнамәгә кул куелганнан соң беркемнең дә менә нәрсәне әйткәне юк әле: без Татарстанның статусы һәм федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре турында 1992 елда референдум уздырылуын һәм аның эчтәлеген беренче тапкыр рәсми рәвештә расланган Шартнамәдә тарихи факт буларак теркәп куйдык. Бу турыда документның кереш өлешендә әйтелгән. Һәм бу бик әһәмиятле факт. Чөнки Татарстан халкының теләген тормышка ашырып, республиканың дәүләт статусы турында референдум уздыру рәсми рәвештә танылган дигән сүз. Моны беркем дә, бер кайчан да инкарь итә алмаячак. Киләчәктә шушы тарихи вакыйганы тарихчылар да, сәясәтчеләр дә җентекләп тикшерерләр. Килешүнең беренче матдәсендә Татарстанның киләчәктә дә дәүләт булып калуы турында ассызыклап әйтелгән.

Сезнең сорауга җавапның мәгънәсе шуңа бәйле. Шартнәмә Татарстанны, башка төбәкләрдән аермалы буларак, нинди мәсьәләләр борчыганны, нинди проблемалары барлыгын күрсәтүче документ. Киләчәктә Рәсәй һәм Татарстанның хөкүмәтләренә, үзара килешүләр төзеп, конкрет мәсьәләләрне хәл итергә мөмкинлек ачыла. Әгәр дә инде аерым проблемаларны хәл иткәндә ниндидер хокукый каршылыклар чыгып, федераль законнарны үзгәртү кирәк булса, Рәсәй һәм Татарстан хакимият органнары Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итеп, кирәкле үзгәрешләрне закон рәвешендә тәкъдим итәргә дә мөмкинлек бар.

Хәзерге вакытта без эшне нинди практик мәсьәләдән башлау турында уйлыйбыз. Икътисад ягыннан караганда, безне борчыган, киләчәгебезне билгели торган бер мөһим асыл мәсьәлә бар. Ул да булса Татарстанда прогнозларга караганда 7-9 млрд чамасы авыр нефть ятмалары табылу. Без аны битумлы нефть дип атыйбыз. Татарстанның шундый байлыгы бар. Хәзерге вакытта дөньяда мондый нефтьне табу, эшкәртү технологиясе сынала. Канадада бер елга 60 млн тонна чамасы битумлы нефть чыгарыла. Без бу тәҗрибәне өйрәндек. Әлбәттә, хәзерге вакытта мондый чималны табу бик кыйммәткә төшә.

Ләкин бу гаять зур байлыкны куллану вакыты җитәчәк! Татарстан өчен, халкыбызның киләчәктәге тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртыр өчен бик тә файдалы булачак ул. Гомүмән, бу байлыкны акыллы һәм гадел итеп куллану киләчәгебезне билгеләячәк. Шуңа күрә без шушы авыр нефтьне табуның технологик, хокукый, оештыру якларын әзерләү өстендә эшлибез.

Мин югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очрашып, бу эшкә бәйле конкрет проблемаларны җайларга исәплим. Чөнки салым түләү, җир асты байлыкларын бүлү белән бәйле тәртипләрне үзгәртмичә, болай гына үз-үзен аклый торган проект түгел бу. Шул ук вакытта ул проектны гамәлгә куюны кичектерергә дә ярамый. Киләчәктә Русиянең күп кенә төбәкләренә шушы эшнең уңай йогынтысы булырга мөмкин. Татарстан өчен моның файдасы һичшиксез зур. Безнең республиканың икътисади һәм табигый үзенчәлекләре үзәк белән төбәк арасында аерым килешүләр коруны таләп итә.

Килешү төзегәндә безгә тарихи һәм милли-мәдәни үзенчәлекләрне дә онытырга ярамый. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда Татарстанның вазыйфаларын рәсми документта беркетүнең никадәр мөһимлеген әйтеп торасы да юк. Гомүмән, мәдәният, тарихи мирас, ядкәрьләр турында, бигрәк тә безнең барыбызны да борчый торган экология мәсьәләләрендә үз мәнфәгатьләребезне искә алып эшләргә зур мөмкинлекләр туа.

Гомумән, минем әйтәсем килә, бу тарихи килешү. Чөнки бу бүгенге көндә Татарстан белән Русия дәүләт органнары үзара вәкәләтләрне чикләүгә багышланган бердән-бер шартнамә. Ул бәлкем бердән-бер булып калыр да. Федераль канунга караганда, әгәр дә нинди дә булса төбәк республика, өлкә яки край 2005 елның июленә кадәр үзләренең элеккеге шартнамәләрен яңартасы, я булмаса яңасын төзү турында Россия Президентына мөрәҗәгать итмәгән булсалар, аларның хәзер ул хокуклары инде юк. Ягъни хокукларны файдалануның вакыты чыккан дип санала. Миңа билгеле булганча, үз вакытында мөрәҗәгать иткән төбәкләр (Татарстаннан тыш) юкка охшап тора.

КӘРИМ КАМАЛ: Белүебезчә, Башкортстанда да андый тавышлар яңгырый хәзер. Уфалар да шундый килешүне әзерли һәм имзаларга өметләнәләр, бигрәк тә көзен үтәчәк тантаналар уңаеннан. Сезнең бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Анысы шулайдыр, мин бу мәсьәләгә уңай карыйм. Мине гаҗәпләндергәне шул гына - ике мәртәбә бит инде Дәүләт Думасында, Федерация Шурасында шартнамә буенча тавыш бирү булды. Башкортстан депутатлары ни өчендер безнең Русия белән төзелгән шартнамәгә катгый рәвештә каршы чыкты. Берничек тә аңлап була торган хәл түгел бу. Әгәр инде бу кемнеңдер сәясәте нәтиҗәсендә кылынган гамәл икән, дөресен әйткәндә, мин монда сәясәт тә күрмим, аңлату да авыр.

Мондый вакытларда безгә бер-беребезгә кул тотышып, бер-беребезгә ярдәм итешеп, үзебезнең уртак икътисадны, сәясәтне алга сөрәсе иде дә бит… Менә шундый тарихи тап булып кала инде бу хәзер… Тавыш бирмәгән депутатлар намусында кала инде моның әхлакый җаваплылыгы. Миңа шулай тоела. Һәркемнең үз иреге бар. Ничек теләгәннәр, шулай эш иткәннәрдер инде. Мин әйтер идем, без андый вакланудан өстен һәм һәрвакыт тормышка киңрәк карарга тиешбез. Сәясәт һәм киләчәк турында уйлап. Безнең халыкларыбызның язмышы уртак.

КӘРИМ КАМАЛ: Минтимер әфәнде, безнең тыңлаучыларыбызны, бигрәк тә читтә яшәгән татарларны килешү тагын шуның белән дә кызыксындыра. Татарстан Конституциясендә читтәге татарларның мәдәни һәм мәгариф мәнфәгатьләрен кайгырту турында аерым бер матдә бар. Казан инде болай да ярдәм күрсәтеп килә. Мәдәният министрлыгы, төрле районнар, шәһәрләр, Татар Конгрессы милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә Сабантуйлар үткәрә. Министрлыклар хәтта дәреслекләр, китаплар җибәрә. Әмма килешүдә читтәге татарларга аерым ярдәм турында әйтелми. Менә бу ярдәм киләчәктә булачакмы, моның финанс яклары ничек каралачак хәзер? Татарстан федераль үзәктән бу эш өчен тиешле салымнарны бәлки үзенә алып, шул акчага татар мәнфагатьләрен кайгырта башлар?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Киресенчә, әгәр дикъкат белән укысак, бу мәсьәлә анда ачыкланган, шул турыда язылган. Безнең читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм итү мәсьәләсе бу килешүдә каралган. Безгә андый мәсьәләләрне Русия хакимияте белән бергә, безнең тәкъдим буенча, хәл итәгә мөмкинлек туа.

Бу мәсьәләгә без, дөресен генә әйткәндә, шартнамәне әзерләгәндә үк игътибар бирдек. Русия җирлегендә яшәгән ватандашларга ярдәм итергә үзебезнең конституциябезнең шундый статьясы мөмкинлек бирә. Шуңа да читтә яшәгән татарларга ярдәм итү дә шартнамәдә күздә тотыла. Моңарчы да ярдәм иттек, киләчәктә дә ярдәм итәрбез. Чөнки Татарстан алга бара, мөмкинлекләр кимеми. Бер-беребезгә ярдәм итеп, киләчәктә үзебезнең милләтебезне тагын да үстерү, аның мәдәниятен, телен саклап калу һәм башка мәнфәгатьләрен канәгатләндеру өчен эш алып барачакбыз.

КӘРИМ КАМАЛ: Сез әле генә Татарстан халыкларының корылтаен җыю турында фәрман чыгардыгыз. Ә бит быел татар конгрессы да булырга тиеш һәм булачак дип ишеттек инде без аны. Сезнеңчә анда төп мәсьәлә булып нинди мәсьәлә торачак?

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: Татарстан халыкларының съездын без бер ел элек тә уздырырга исәп тоткан идек. Бик күп зур вакыйгалар узу аркасында җитешә алмыйча калдык дип әйтер идем. Шуңа күрә быел без аны бик матур иттереп уздырга исәплибез, безнең андый тәҗрибәбез бар. Ел ахырында Бөтендөнья татарларының IV корылтае да булачак. Бу хисап тоту һәм яңа сайлаулар корылтае. Ләкин шулай да бу чара коры хисапка гына әйләнмәсен өчен, эшне оештыру, киләчәккә бурычлар кую турында уйларга кирәк. Минем уйлавым буенча, һәр делегатның, оешмаларның фикерен тыңлап, туплап, төпле планнар корылыр дип уйлыйм мин. Бигрәк тә сезнең мондый сораудан соң.

II өлеш монда
XS
SM
MD
LG