Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливанда өстәмә сайлаулар узды


Ливанда узган якшәмбедә өстәмә үткәрелгән парламент сайлаулары нигезендә, хәкимияттәге коалиция дә, оппозиция дә берәр депутат мандаты алачак. Тавыш бирүләр, сәнәгатъ министры Пьер Җмаил һәм сөнниләр сәясәтчесе Вәлид Әйдо һөҗүмнәр корбаны булганнан соң, алар сайланган округларда узды.

Метн районында, үтерелгән, сәясәтченең әтисе, илнең элекке президенты Әмин Жмаил “Хезболлах” беректәше булган, оппозициядәге “Ирекле патриотлар вәкиле” партиясен җиңеп чыкты. Бәйрүттә күпчелек тавыш хәкимияттәге хөкүмәт коалициясе кандидатларына бирелгән.
XS
SM
MD
LG