Accessibility links

Гыйракта 30 дан артык кеше һаләк булган


Бүген Гыйракта шартлаулар нәтиҗәсендә 45кә якын кеше һаләк булган, дистәләрчәсе яраланган. Гыйрак башкаласыннан төньяктагы Тал Афар шәһәрендә 30 кеше миналанган машина шартлавы корбаны булган. Күбесе шыгыйлар яши торган мәхәлләдә бер интихар миналанган машина шартлаткан.

Полиция хәбәрләренә караганда, Багдадның үзендә юл кырыена салынган бомбадан 9 кеше һаләк булган. Юл янында торган тагын берничә кеше ярланган. Гыйрак башка җирләрендәге шартлаулардан да 6 кеше һаләк булган дип хәбәр ителә. Бу шартлаулар барысы да иртән, халык эшкә барган вакытта килеп чыккан.
XS
SM
MD
LG