Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинда җир тетрәүдән җимерелгән йортларны торгызмаячаклар


Сахалиндагы Невельский шәһәрендә, җир тетрәүдән күп зыян күргән 10 катлы йортларны сүтә башлаячаклар Бу хакта гәдәттән тыш хәлләр министрлыгының ерак көнчыгыш үзәге җитәкчесе урынбасары хәбәр итә.

Шәһәрдә 80әннән артык йорт яңадан төзекләндерә алмас хәлдә. Сахалин өлкәсе губернатор урынбасары Любовь Шубина, иң мөһиме 500 кеше өчен яшәрлек урын табу, диде.

Администрация Невельскийның аз керемле кешеләренә 10ар мең сум акча бирергә ниятли. 2 авугста булган җир тетрәүдән 2 кеше һаләк булган, 12 кеше каты яраланулар алган. Кичә кабатланган җир терәүдән тагын ике кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG