Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида шәһәр көне бәйрәме


4-5 август көннәрендә Омски шәһәренең 291 еллыгы билгеләнде. Бәйрәм тантаналары, гадәттәгечә, шимбә көнне үк башланды. Шәһәрнең төрле ял урыннарында театрлаштырылган күренешләр, концертлар, спорт уеннары оештырылды, 18-нче халыкара Себер марафоны үткәрелде. Анда Русиянең күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңгә якын йөгерүче катнашты. Төрле ераклыкка йөгерүчеләр арасында татар балалары да булды. “Умырзая” коллективы яшьләре дә марафонга чыктылар. Әмма аларга йөгерергә түгел, милли киемнәрендә йөгерүчеләрне һәм җанатарларны дәртләндереп җырлап-биеп торырга туры килде.

Якшәмбе көнне концертлар, төрле тамашалар давам итте. Башка еллардагы бәйрәмнәрдән аерма буларак быел Кануннар чыгару җыелышы каршысындагы Успен чиркәве тергезелгәннән соң “Соборный” дип исемләнгән мәйданда парад оештырылды. Бу советлар хәкимлеге чорындагы 1 май һәм 7 ноябрь демонстрацияләрен хәтерләтте. Махсус тегелгән купшы киемнәрдә ике сәгать буена мәйдан аша шәһәрнең ширкәтләре, спорт оешмалары вәкилләре, үзешчән сәнгать коллективлары үтте. Омскиның күпмилләтле шәһәр булуын ассызыклап милли киемнәрдә төрле оешмалар вәкилләре дә үтте. Татарлардан алар арасында “Умырзая” коллективы булды.

Бәйрәм паркларда, мәйданнарда, шәһәр урамнарында да дәвам итте. “Яшел утрау” ял комплексында, гадәттәгечә, милли мәдәниятләр фестивале оештырылды. Фестивальнең гала-концертында “Умырзая” ансамбле чыгыш ясады. Шәһәрдә эшләүче милли-мәдәни мөхтәриятләр һәм башка оешмалар милли ризыклар, кул эшләре, милли киемнәр күргәзмәләре оештырган иделәр. Үзешчән сәнгать коллективлары көн буена җыр-бию белән халыкның күңелен күрделәр.

Татар мәйданчыгын оештыру, милли ризыклар әзерләү эшләрен шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзаләре һәм “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре башкарды. Матди чыгымнарны тулысынча күптән түгел оешкан “Татарстан-Омски” икътисад һәм мәдәният үсеше партнерлык оешмасы күтәрде. Әлеге партнерлык оешмасы җитәкчелеге тәкъдиме белән бәйрәмгә Большеречье районының Үләнкүл авылыннан “Наза” ансамбле чакырылды. Үләнкүллеләр дә үзләренең күргәзмәләре, мәдәни программалары белән килгән иделәр. Татар мәйданчыгында корылган өч тирмә янында халык өзелмәде. Алар тамаша кылып кына калмадылар, үзешчән артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар, гомүмән күңел ачтылар.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG