Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара юбилей


Нәкъ 70 ел элек, 1937 елның язында һәм җәендә Татарстанда яшәгән зыялылар югала башлаган. НКВД хезмәткәрләре төнлә фатирларга кереп, билгеле кешеләрнең йорт-кураларын тентеп, үзләрен кара машиналарга утыртып алып киткәннәр. Аларның күпләре кире урап кайтмаган кайсы Архангель зияратында, кайсы Пәләтән төрмәсендә, кайсы Черек күлдәге НКВД бинасының ишек алдында, подвалында күмелгәннәр. Хәзер Черек күл бакчасының уртасында сәяси репрессия корбаннарына һәйкәл куелган. Бу һәйкәл янына 30 октябрь- сәяси репресси корбаннарын искә алу көнендә исән кайткан халык дошманнары яки аларның кардәшләре җыела. Бу һәйкәл төрмә камерасындагы такталарга ошатып ясалган. Югарыда татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә “Кичер!” дип язылган.

Франсузлар, алманнар һ.б. илләр белән сугышкан халык элекке сугышларны онытмаса да, ул чакларга фәлсәфи караш күрсәтә. Әмма 1937 елгы хәлне халык онытмый да, кичерми дә. Чөнки бу дәүләтнең үз ватандашларына карата кылган явызлыгы. Язучы, Г.Тукай бүләге иясе Рабит Батулла озак еллар буе шушы фаҗигане өйрәнә:

Татарның тарихы аның фаҗигаләрдән генә тора, аның күренекле шәхесләрен яки үтергәннәр, яки алар көрәштә һаләк булганнар, яки алар занданнарда черетелгәннәр. М.Солтангалиев, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, М.Галәү, К.Тинчурин, Г.Гали, Г.Толымбай, Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, М.Мутин, Ф.Бурнаш, Л.Гыйльми, С.Сарайли, С.Сүнчәләйләр Совет зинданнарында җәзалап үтерелде.

Г.Хәсәнәт, М.Шабай, Г.Исмәгыйлев, К.Җаманаклы, К.Нәҗми, Н.Исәнбәт, Б.Урманче, М.Әмир, Х.Туфан, А.Гыйләҗев, А.Тимергалин, С.Рәфыйков, Г.Ильясов, Г.Талин

Совет зинданнарында җәзаланды.

1937 елгы кан кою татар әдәбияте өчен 1936 елның октяберендә ВКП(б) өлкә комитеты бюросының карарыннан башлана. Анда ниндидер дошман, буржуаз милләтче элиментларының мөһере сугылган Фатих Сәйфи, Ш.Усманов, Х.Туфан, К.Тинчурин кебек шәхесләр тәнкыйтләнә. Язучылар берлерге, Совет әдәбияте журналы язучыларны дөрес тәрбияләми диелә. Язучылар берлеге җитәкчесе К.Нәҗми троцкистларга, буржуаз милләтчеләргә либераль караш күрсәтүдә гаепләнә. 1937 елның 27 авустында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумында бик күп милләтчеләрне җәзага хөкем итәләр.

Р.Батулла бу турыда менә нәрсәләр әйтте:

Шамил Усманов- ул бит драматург, язучы. Ватандашлар сугышында бернинди куркуны белмичә, иң алдан чапкан баһадир. Ул бит инде бәхет өчен сугышкан. Һәм тынычлык урнашканнан соң, Советларның ата дошманы дип, юеш, таш идәнгә атылганнан соң нәрсә уйлады икән Ш.Усманов. Пьса яздым, ул “Шомлы тынлык” дип атала. Пьеса шул турыда. Ш.Усмановка кул куй дип кәгазь китереп куялар, гаиләңне корытабыз дип яныйлар. Шуннан соң Шамил, китерегез, кул куям ди. Сөенә-сөенә китерәләр аңа кәгазне. Каләмен карага мана да, бу яланы күрмәс өчен дип, каләме белән күзе аша миенә чәнчә. Монда да батыр бит! Аны аңлатып булмый: ни өчен соң аны шулай изделәр.

Барлыгы 700 мең кеше үлемгә хөкем ителгән. Соңрак бу санның тагын да күбрәк булуы ачыклангын. Сталинның имзасы 357 исемлеккә куелган. 1937-38 елларда Татарстанда 3000 кеше юк ителгән, шуларның 400 шәхсән Сталин күрсәтмәсе буенча.

Бу бары тик Татарстанда гына һәм иң беренче чиратта татар милли рухын саклаучыларга карата курсәтелгән золым. 37 елның күләгәсе бу көннәрдә тагын да шомлырак булып күренә.

Эльмира Газизова

XS
SM
MD
LG