Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:08

Кытайда кеше хокуклары якланмый


Олимпия уеннары уздырырга дәгъвә иткән Кытай, үзенең кеше хокуклары вазгиятен яхшырту бурычын үтәми. Олимпия уеннары уздыруга бер ел гына калган Пекин хакында хисап белән чыккан “Халыкара амнистия” оешмасы шундый карарга килгән. Кытайда искечә,, башкача фикер йөртүчеләрне, җурналистларны эзәрлеклиләр, матбугат һәм интернетта цензура хөкем сөрә, кытай төрмәләрендә дистәләрчә мең сәяси тоткыннар кала бирә диелгән, ул хисапта. Кытайда шулай ук ирекле матбугат белән проблемалар бар.

Кытайда матбугат очрашуында чыгыш ясаган Җурналистларны Халыкара яклау комитеты җитәкчеләренең берсе Боб Дитс болай диде:

“Кытай җурналистлары каты басым астында. Аларга һөҗүм итәләр, эзәрлелиләр. Бу бәлки үзәк хәкимит нияте дә түгелдер, ул вакытта алар үз вазифаларын башкаручы җурналистларга һөҗүм иткән өчен җирле хәкимитяләрне җавапка тартырга тиеш” диде Боб Дитс.

Халыкара хокук яклаучы оешма Халыкара Олимпия комитетын бу тарафтан Кытай хәкимиятләренә басым ясарга чакыра.

XS
SM
MD
LG