Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Грузия шикаятен тикшерә


Европада хезмәттәшлек һәм иминлек оешмасы күзәтүчеләре һәм тынычлык көчләре вәкилләре Русия очкычлары Грузия һава киңлекләрен бозу турындагы мәгълүмәтне тикшерә. Грузиянең эчке эшләр министры Вано Мерабишвили, Русиянең ике хәрби очкычы Грузия һава киңлекләренә очып керде, шуларның берсе Тифлистән 65 чакырым ераклыктагы Сителбани авылын утка тоткан дип белдерә. Авылга төшкән ракета шартламаган. Мерабишвили Руссияне басып алуда гәепләде. Мәскәү барлык гәепләүләрне дә кире кага.
XS
SM
MD
LG