Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Петербурда кеше үтерүчеләргә хөкем карары чыгарылган


Петербур мәхкәмәсе студент антифашист Тимур Качараваны үтереүчеләр һәм аның дусты Максим Згибайга һөҗүм итүчеләр эше буенча хөкем карары чыгарган. Үтерүдә гәепле дип табылган Алексадр Шабалин 12 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, каты реҗимлы колониядә утырырга хөкем ителгән. Тагын алты мәхкәмәгә тартылучылар милләтара нәфрәт уятуда гәепләнеп, ике елдан 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән. Һөҗүм итүчеләрнең өчесе шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр. Аннан алда кулга алынганнарның җидесенә дә мәхкәмә утырышчылары гәепләү карары чыгарган иде. Һөҗүм 2005 елның нояберендә ясалган. Качарава пычак яраларыннан һаләк булган, Згибай авыр хәлдә хастахәнәгә салынган иде.

XS
SM
MD
LG