Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” нең 8 август санына күзәтү


“Безнең гәҗит”нең 8 август санында Татарстан Президентының “Азатлык”радиосына биргән әңгәмәсенә зур игътибар бирелгән. Билгеле булганча, 3 августта Минтимер Шәймиевның “Азатлык”ның Казан бюросында Казан-Мәскәү шартнамәсе, латин графикасы язмышы һәм читтәге татарлар турындагы сорауларга җавап бирде. “Ничек бар, шулай” дип аталган мәкалә әнә шул хакта. Ә менә Президент белән булган тулы әңгәмәне сез “Азатлык” радиосының интернет сәхифәсеннән укый аласыз.

Әйтергә кирәк, 8 август көнне Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зариповка 45 яшь тулды. Президентның көндәлек эше турындагы мәгълүматны, аның иң мөһим фикерләрен журналистларга һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү белән шөгыйльләнүче Айрат әфәнденең эшчәнлеге шулай ук “Безнең гәҗит” нең соңгы санында танышып була.

Гәзитнең “Тормыш сулышы” рубрикасында “Җәйге яллар галәмәтләре” дип исемләнгә мәкалә урын алган. Җәй җитү белән һәркем чираттагы ялга ашыга. Күпләр үз машиналарына утырып сәяхәткә барып кайтуны сайлый. Әмма рәхәтләнеп ял итәргә дип кузгалып чыгып киткән кешеләрнең кәефен бозарлык нәрсәләр юлда күп икән. Чокыр-чакырлы юллар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын сакларга дип куелган ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм бакшкалар. Автор Фәвия Сафиуллина үзенең ялларда булган юл галәмәтләрен язган.

Гәзитнең чираттагы “Хатларда тормыш кайный” сәхифәсендә укучылардан килгән хатлар басылган. Аларның күбесендә сүз авылларның бүгенге һәм киләчәк хәле турында.

Ә менә гәзитнең “Могҗизалы дөнья” сәхифәсендә 75 яшьлек Фәридә әби үзенең ничек итеп НЛО күргәнен язып җибәргән. Әкаләдән өзек, “ул елда авылга газ кермәгән иде әле, утын, күмер ягабыз. Шуңа күрә морҗа корымына ут капкан икән, дип курыктым. Ләкин өй баскычына якын үсеп утырган алмагач башына бер шар пәйда булуын күргәч, бөтенләй коелып төштем. Шарның нинди булуын һия аңлатырлык түгел. Нинди генә төсләр юк иде анда.

Гадәттәгечә, газетаның 8 август санында гадәттәгечә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләр, бакча-йорт-җир киңәшләре басылган.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG