Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:44

Коммунистлар фиркасе Нәсимә Столярованы фиркадән чыгарып, Татарстан сайлауларында 25% тавыш җыярга ниятли.


Якшәмбе узган утырышта Нәсимә Столярованы фирка әгъзасе итеп калдырыргамы, юкмы дигән сорауга күп кенә бәхәсләр булган. 90 кешенең 15 генә аны яклап чыккан, шул рәвешле Столярова, киләчәк сайлауларда депутатлыкка бара алмаячак.

Искә төшерик, 2004 елда Татарстан дәүләт шурасы депутатлары булып торган өч кешене – Александр Салийны, Роберт Садыйков, һәм Нәсимә Столярованы КПРФ комитетының рәсми җыелышында үз вазыйфаларыннан мәхрүм иттеләр. Моның сәбәбен Коммунистлар фиркасе әгъзасы Екатерина Иванова “Азатлыкка” болай аңлатты.

Алар безнең фирканең максат һәм ниятләренә каршы бардылар, тыелган иэшләр белән шогылләнделәр, безнең моңа кадәр булган агым трактизм агымына таба авыштылар.

Татарстан коммунитлары лидеры Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Столярова бүген инде фирка әгъзасе түгел. Столярова башта Фирканең Буа районы комитеты, аннары Апас комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән, ләкин фика лидеры белдергәнчә бүген райондагы комитетылар Тулаем фирканең бер өлеше булып тора алмый чөнки КПРФның 10 җыелышында кабул ителгән карларны үтәми. Шуөңа ңда аларның тәкъдимнәре игътибарга алынмый.

Столярова ханым әйтүенчә исә, КПРФ уставында фирканең райондагы комитетларын эшен туктату каралмаган, шуңа да бу хокуксыз эш, һәм ул үзен бүген дә әле фирка әгъза дип саный, һәм сайлауларда катнашырга ниятли.

Фирак әгъзасы Екатерина Иванова әйтүенчә Столярованың фиркадән чыгарылуы әле төгәл хәл ителмәгән.

Чыннан да Нәсимә Столярованың фиркадәге абруе югары иде. Ул үзенең ялгышлыгын аңлады, гафу үтенде. Без аңа бер мөмкинлек бирдек. Ул үзен сайлаулар вакытында ничек күрсәтер, әгәр барсы да яхшы булса, без аны февраль- майда тагын фирка әгъзасы итеп алачакбыз.

Коммунистлар фикасе згъзалары Столярованы фиркадән чыгару ягында булса да, Сәясәт белгечләре фикеренчә, Нәсимә Столярова киткәч, алдагы сайлауларды хәтта иң әзе саналган 7 % та җыя алмыячак. Фирка әгъзалы үзләре исә бу фикер белән килешми, һәм алдыга сайлаулар нәтиҗәсен болай фаразлый.

Без еш кына авылларга барып сораштырулар үткәрәбез. Анда халык болай ди. Әгәрдә безгә җирегезне алабыз, печән бирмибез, ут, суыгызны сүндерәбез дип янамасала, без әлбәттә Бердәм Русиягә түгел ә КПРФ ка тавыш бирер идек ди алар. Бүген бит әле Бердәм Русия генә түгел, “Гадел Русия” дә үз өлешен алмакчы була. Алар хәзер күп Русияләр, бердәм дә, гадел дә, чынлыкта исә бердәмлек тә, гаделлек тә юк. Мин Татарстан сайлауларында безнең фирка 40 %тан артыграк җыяр дип уйлыйм.

40 җыюын җыймаслар анысы, ләкин менә сайлауларда 20-25% тавыш җыюга фиранең төбәк бүлеге җитәкчесе Миргалимов әфәнде үзе дә ышана. Шәт сәясәт белгечләре болай була алмый ди. 2003 елда КПРФ 8 %, 2004 6% тавыш кына җыйган күрсәткечләр елдан ел азая бара.

Шулай итеп Татарстанда сайлау алды көндәшлек дәвам итә. Әле берничә ай элк КПРФ, Гадел Русия кебек түбәнрәк дәрәҗәдә торган фиркаләр, без бергәләшеп, Бердәм Русиягә кршы торырга тиешбез дигәннәр иде. Ләкин һаман да булып чыкмый “Гадел русиялеләр” ике төбәк бүлеген оештырыш үз ара, ыгы-зыгы чыгаралар, Коммунистлар, үзенең көчле фирка әгъзаларын эштән чыгаралар. Мондый хәлләрдән соң бу фиркаләр “Бердәм Русиягә” көндәш була аламы?

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG