Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Русиядәге “Рамстор”ның киләчәге томанлы


“Рамстор” ул Төркиядәге иң зур сәүдә челтәренең Русиядәге кибетләре исеме. “Рамстор” сәүдә челтәрләрен тотучы “Рамэнка” ширкәте быел Русиядә инде 5 кибетен япты. Алар арасында Казандагы“Мегга” сәүдә үзәгендә эшләүче “Рамстор” супермаркеты да бар. Кайбер мәгълүмат чаралары бу әле соңгысы түгел һәм “Рамстор” бөтенләйгә Русиядән китәргә мөмкин дип тә белдерә. Моның сәбәбен һәркем үзенчә аңлатырга тырыша.

“Мигрос” “Коч” ширкатенә караган – Төркиядә сәүдә челтәрләрен тотучы иң эре ширкать булып тора. Русиядәге “Рамстор” кибетләре дә шуның кул астында эшли. Нәкъ шул Русия юнәлеше өчен җаваплы булган бүлеккә яңа җитәкче килде. Кибетләр ябылу да шуннан соң башланды.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Төркиядәге җитәкчелек “Рамстор”ны американнарның “Волмарт” һәм французларның “Карфур” эре сәүдә челтәрләренә сатарга мөмкин. Алар сатып ала калса, “Рамстор” мөгаен үз асылын саклап кала алмас. Чөнки яңа себерке яңача себерә.

Әлегә вәзгыять азагына кадәр аңлашылып бетми. Кибетләрнең язмышын Төркия хәл иткәнгә, Русиядә бу өлкәдә билгесезлек хөкем сөрә. Моңа ачыклы кертергә сорап Мәскәүдә “Рамэнка” ширкатенә мөрәҗәгать иттек. Пиар-менеджеры Мария Никитина:

Без бу хакта комментарий бирмибез. Барысын да “Коч” ширкәте хәл итә.

“Раменка”ның пиар-менеджеры Мария Никитина беледрүенчә, барысы да “Коч” ширкатеннән тора. “Коч” ул Төркиядә барлык шушы сәүдәне кулында тотучы –төп ширкать. Аңа Русиядәге дә, башка илләрдәге гипер һәм супермаркетлар карый. Нәкъ шул “Коч” ширкате генә бу кибетләрне кемгәдер сатарга хокуклы. “Новый регион” агентлыгы язуынча “Коч” ширкате инде июнь аенда ук “Мигрос”ны сатып алучыны эзли башлаган булган. “Коч”ның бер өлеше булган “Мигрос” тулаем Русия өчен җаваплы. Һәм ул Русия төбәкләрендә кайсы кибетләрне ябу яки калдыруны хәл итә ала. “Раменка” ширкатенең тулы бәясе 1 миллиард доллардан да ким түгел дип исәпләнә.

“Мигрос”ка яңа җитәкче булып Ихсан Усель килгәч, күпләр бу өлкәдә тәррәкыять булыр дип көттеләр. Чөнки Татарстанда гына да якын тирәдә “Рамстор”ны Түбән Кама, Әлмәттә ачу күздә тотылган иде. Зур инвестицияләр кертү турында әйтелде. Ләкин “Мигрос” ширкате Русия төбәкләрендәге кибетләрдән керем аз дип белдерә. Ширкатьнең агымдагы елның хисабыда, барлык сәүдәнең 65 проценты Мәскәүгә туры килә дип ассызыклана. Казанның “Мегга” сәүдә үзәгендәге “Рамстор” ябылуы да керемнең аз булуы белән аңлатылды. Билгеле, хуҗаларга чыгымнар һәр керемнәр мәсьәләсе мөһим. Ә Казан халкы беренче чиратта өенә якын, уңайлы сәүдә үзәкләренә өстенлек бирә. “Рамстор“ күбрәк үз кибетләрен сәүдә үзәкләре аз булган урыннарда ачканга, бу кибет шәһәр халкы өчен уңайлы.

“Рамстор” кибетләре Русиядән китмәсә дә, аның исеме үзгәрүе ихтимал. Бу билгеле, тауар сату юнәлешенә басым ясамый калмаячак. Чөнки “Рамстор”да кайбер тауарларны ташлма белән алу нигезе эшләнгән иде. Шулай ук Төркиядәге кебек үзенчәлекле икмәк ризыклары, тәм-томнар бары бу кибетләрдә генә сатыла. Хәзер Казанда 4 “Рамстор” кибете эшли. Әгәр алар сәүдә базарыннан китә калса, шактый халык эшсез кала дигән сүз. Әлегә “Рамстор”ның киләчәк язмышы томанлы.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG