Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Федераль казна саранлыгы


Башкортстанның премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов “Уфа” журналына әңгәмә бирде. Анда ул Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуын бәйрәм итәргә әзерлек һәм башка сорауларга җавап бирә. Журналистның Башкортстан хакимияте Казанның меңъеллыгы тәҗрибәсендә федераль казнадан акча өмет итеп тә, аның тормышка ашмавы турында сорауга ул шулай ди.“Казан Мәскәүгә бик якын, яхшы машинада 5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин. География холыкка да тәэсир итә булса кирәк. Урал таулары холыкны ныгыта. Без үзебезгә ышанырга өйрәнгән”.

Артабан премьер федераль казнадан юл төзелешенә 2 миллиард сум күчәргә тиеш булып та, яңа 200 миллионы күчүен әйтә. Тимер юлы вокзалы төзелешенә дә акча күчмәвен телгә ала. Татарстан үрнәгендә федераль килешүгә дәгъва итү мәсъәләсендә, бар төбәккә дә бертөрле сәясәт үткәрелмәвен белдерә. Аның уенча, кайбер сәясәтчеләр Русияне унитар итәргә тырыша.

XS
SM
MD
LG