Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф киңәшмәсенә ачлык акциясе


10нчы август мәгариф хезмәткәрләренең ел да була торган мәгариф киңәшмәсе башлана. Аңа әзерлекнең соңгы эшләре бара. Бер кеше аны ачлык чарасы белән каршы алырга әзерләнә. Ул Күгәрчен районының Мрак авылында әшәүче Мидхәт Ниязгулов. Мидхәт Ниязгулов Ибрай авылы мәктәбендә директор булып эшләгәндә район мәгариф бүлеге башы Рамил Мәҗитов белән каршылыкка керә. Мәгариф түрәсенең шәхси төзелешкә агач соравын кире кага. Шуннан соң каршылыклар башлана. Аны мәктәп директорлыгыннан да, мәктәптән дә китәргә мәҗбүр итәләр. Мәҗитов район хакимияте итеп билгеләнгәч, аңа районда эш табу мөмкинчелеге бөтенләй бетә. Мидхәт Ниязгулов август киңәшмәсен ачлык акциясе белән каршы алачагын белдерде. Әгәр бу да ярдәм итмәсә, ул тереләй үзен яндырачагын да хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG