Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә алданган пайчылар ачлык игълан итә


Мәскәүдә “Өч йөлдыз” дип аталган төзелеш ширкәтенең йөздән артык алданган пайчылары мөддәтсез ачлык игълан итте.

Акциядә катанашучылар проектланган урамдагы яңа йорттан берничә фатирны үзлекләреннән басып алган. Ул йорт иртәдән бирле милиция камавында тора. Баш күтәрүчеләр үз бәләләрендә Мәскәү хәкимиятләрен гәепли. Бу урынга килгән Мәскәү думасы депутатлары пайчылар проблемасын чишүдә катнашырга вәгъдә итте.

Бүген пайчылар тараткан мөрәҗәгаттә, Русия буйлап намуссыз реэлторлар корбаны булганнар ике йөз меңннән дә ким түгел, диелгән һәм алар бу мәсьәләләрне чишү җаваплылыгын федераль хәкимияткә йөкли.
XS
SM
MD
LG