Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ашкабадта иң бай кешеләрнең берсе кулга алынган


Ашкабадта элекке авыл хуҗалыгы министры Пайзыгельде Мередов кулга алынган. “Азатлык” радиосының төрекмән редакциясе һәм “Время новостей” газетасы хәбәрләренә караганда, аңар коррупциядә һәм хөсетлектә гәепләү белдерелгән. Ул гәепләүләр мамыкны чит илләргә сату белән бәйләнгән. Шулай ук, гаилә бизнесы белән шөгылләнүче Мередовның улы – Батырны кулга алулары хакында да хәбәр ителә. Мередов министр урынынан әле мәрхүм президент Сапармурат Ниязов вакытында 1994 елда төшерелгән булган. Ул республикада иң бай кешеләренең берсе булып санала. Кулга алулар хакында рәсми раслаулар юк.
XS
SM
MD
LG