Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларын ялгыз тәрбияләп устерүче Омски ирләре


Табигатьтә шулай инде, һәрбер җан иясе үз парын табып, дәвамын калдырырга яратылган. Кеше дә аерма түгел: ул да үз тиңен табып, гаилә корырга, бала-чага үстерергә, гомүмән, тулы тормыш белән яшәргә омтыла. Әмма, “Тормыш бит ул бер карасаң, елмаеп көлгән кебек, икенче яктан карасаң, шәмнәре сүнгән кебек”, диеп җырларда җырланганча бер җайга салынган тормышның челперәмә килүе дә ихтимал. Көтмәгәндә зур югалтулар, яисә ниндидер сәбәпләр аркасында гаиләнең таркалган очраклары да еш була. Андый хәлләр кемне булса да читләтеп үтәр дип, һич тә әйтеп булмый.

Омскида яшәүче Камил Мостафин гаиләсенә дә, шулай көтмәгәндә, зур кайгы килә - йөрәк авыруынан хуҗбикә Гөльфизә ханым үлеп китә. Әти кеше 15 һәм 12 яшьлек уллары Фәрит һәм Дамир, 8 яшьлек кызы Альбина белән ялгыз кала. Гәдаттә, хатын-кыз ялгыз калса, балаларын таратмаска, ятимлекләрен сиздермичә тәрбияләргә тырыша. Ә ялгыз ирләрнең бик азы гына баласын тәрбияләргә үзе алына. Күп очракта балалар хөкүмәт тәрбиясенә тапшырыла, яки тәрбия эшенә әби-бабай алына. Дөрес, балаларын үзләре тәрбияләгән әтиләр дә юк түгел. Камил Мостафинны шундыйлардан дип әйтергә була. Хатының югалтканнан соң , туганнары төрле киңәшләр бирсәләр дә, ул балаларын ташламый, үз янында калдыра. Тимер юлда машинист булып эшләү сәбәпле, аңа еш кына өеннән еракта булырга туры килә. Бәлки шуңададыр да, ул балаларында иң беренчедән үзләре белеп эш итәрлек, мөстәкыйльлек тәрбияли. Һәм әйтергә кирәк, балалар өй эшләрен яхшы гына башкарырга өйрәнгәннәр.

“Дөрес, балалар бөтенләй ялгыз түгелләр, кирәк чакта хатынымның туганнары да минем туганнар да ярдәмгә киләләр” , - ди Камил әфәнде. “Өйдә балалар артык зур проблемалар тудырмыйлар. Әмма мәктәптә проблемалар булгалый. Аеруча икенче малайның, я тәртибе какшап китә, я “икелеләр” алгалый. Анда инде бераз шелтәләргә туры килә, аннан соң эш бер җайга салына. Кирәк булганда, укытучылар да телефон аша бәйләнешкә керәләр, киңәшәләр. Гомүмән, балалар мине борчымаска тырышалар”, ди - Камил Мостафин.

“ Ни әйтсәң дә, тормыш дәвам итә. Яңа гаилә корырга уйламыйсызмы ?”,- дигән сорауга Камил әфәнде: “ Ул турыда уйлаганым юк, вакыт җитми, эш, балалар ... ” дип җавап бирде.

Шулай, хатыны вафат булу сәбәпле, Камил Мустафин 3 баласын ялгыз үстерә. Ә икенче бер милләттәшебез – Хәбир Мөхәммәтов, хатыны исән-сау булганда, шулай ук 3 баласын ялгызы тәрбияләгәп үстергән. Моннан 22 ел элек аңа хатыны белән аерылшарга туры килгән. Аерылуның сәбәбен ул югары белемле хатыныың үзен тиң күрмәве белән аңлата. Әти-әни аерылса, гәдаттә балалар әниләре белән кала. Бу очракта, гаиләдә булган 3 бала да әтиләре белән калырга телиләр.

Хәбир әфәнде балаларын тигез карап үстерә, белем бирә, эшкә урнашҗыра, гаилә корганнан соң да ярдәмгә килә. Оныкларына ул “әби” дә була, бабай да була. Хәзер дә аларга булышам. Кичә генә кечкенә оныгыма мәктәпкә барырга яңа киемнәр алдым. Әбиләре “акчам юк” дип, булышмый,” - ди Хәбир әфәнде.

Бүгенге көндә Хәбир әфәнде 2 бүлмәле фатирда олы улы белән яши. Өйдә ирләр генә димәссең, бар җирдә дә тәртип, чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. “Барсын да үзем эшлим, юам да, ашарга да пешерәм, тузанын да сөртәм. Хатын барында да үзем чистарта идем өйне”, - ди ул.

Хатыны белән аерылышканга инде 22 ел үткән булса да, Хәбир әфәнде кабат өйләнергә, яңа гаилә корырга уйламаган. Сәбәбен ул “Куркам, тагын начар хатынга дучар булудан куркам”, дип аңлата.

Үткән тормыш юлы шактый сикелтәле булса да, күпне күрергә, ялгызы балаларын үстерергә туры килсә дә, Хәбир әфәнде үзенең тормышыннан канәгать, Аллаһка шөкер кылып яши.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG