Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Баланы мәктәпкә әзерләү сезнең гаилә бюджеты өчен кыйбатмы?


Кыйба-а-а-т. Формалар алабыз 2 меңгә якын. Дәфтәрләр, китаплар , аяк киемнәре, барысы 5-6 меңгә төшә инде. Гаилә бюджытына кергәндә: мин үзем биржада эшкә урнашырга чиратта торам . 1мең 500 сум бирәләр. Иптәшем Елга портында эшли, аның хезмәт хакы 10 мең чыга инде. Җитми инде барыбер.

1 гимназиянең 3нче классына барам . Лейсан .

Кыйбат инде, Минем 3 балам бар, икесен мәктәпкә әзерлим. 8000 мең хезмәт хакы алам. 2,300 форма + 1, 400, тагын аяк киемнәре алырга кирәк.

4 сыйныфка бара кызым. Сизелә инде. Бигрәк тә форманы заказга тектергәч, 1,500 сумга төшә. Чөнки безнең Саба районында форма элеккегечә, ак алъяпкыч һәм кара күлмәк.

Баланы мәктәпкә әзерләү бик кесәгә суга. Бигрәк тә игезәкләргә әйбер җыю бик авыр . Икесенә 14000 - 15000 кирәк була. Хезмәт хакым 5000 сум. Әниебез ярдәм итә, минем белән тормыш иткән иптәшем дә ярдәм итә, балаларның әтиләре дә ярдәм итә, бакчабыз да ярдәм итә.

Нәрсәләр алдык?- Ташламалар белән сатылган көзге итекләр ике пар 1.200 сумлык һәм 1000 сумга ике пар кышкы итек алдык. Курткылар 5.600гә, сумкылар 280 х2 560 сум була.

6 сыйныфка барам, миндә, Мин- Любава , мин- Люда- игезәкләр без.

Казанда чыккан Көндәлек 10 сум тора, кыйбат түгел, Катырга белән эшләнгәне 44 сум тора. Ансы Мәскәүдән кайтарылган.

Без катырга белән эшләнгән тышлыклы Көндәлек алдык, базардан.

Мин 6-нчы сыйныфка барам дәфтәр алдым 24 сум

Бәяләре кәнагатьләндерә. Тагын аласыбыз бар әле ручкалар линейка, пенал карандашлар.

Без форманы Казанның кайбер мәктәпләр өчен алдан түләп куйган заказ буенча тегәбез. Мәктәп дирекциясе аларның размерларын һәм нинди сыйфатлы булуын кабул иткәннән соң без ул заказларны тегәбез.

Башка җирләрдән килгәннәргә Ульяновскийның “Элегент,” һәм Чабаксардагы “Канаш” фабрикаларында тегелгән формаларны тәкъдим итәбез.

Бәяләре төрлечә 1.500 сумнан - 2,500 сумга кадәр. малайлар өчен дә кызлар өчен дә бик күп . Кызлар өчен дә жакетлар, жилеклар, итәкләр , сарафаннар сайлап алырга мөмкин.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG