Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗ үз акцияләрен сатып ала


Бу хакта 6 августта Мәскәүдә булган акционерлар җыелышында карар кабул ителгән иде һәм менә 9 августтан сатып алу эшенә керештеләр. Башта КамАЗның ни өчен мондый адымга баруына аңлатма бирик. Быелның июнь аенда үткән еллык җыелышта гадәти акция хуҗаларына тагын дивидент түләмәү турында әйтелде. Җыелышта катнашкан пенсионерлар, завод эшчеләре дивидент түләмәүгә кискен каршы чыктылар.

-Ни өчен кыйммәтле булмаган акцияләр тузан җыеп ятарга тиеш, файдасы булмагач, кире сатып алыгыз, дигән фикерләрне әйттеләр. Ширкәтнең җитәкчесе Сергей Когогин, акцияләрне уңай белән сатып алачакбыз, дип вәгьдә бирде. Когогин вәгьдәсендә торды, акцияләрне сатып алу кампаниясе башланды. 1 ай чамасы барачак әлеге кампаниядә 78 млн. данә гадәти акция сатып алу күздә тотыла. Бу – барлык КамАЗ акцияләренең 10% дигән сүз. Моңа 6 млрд 500 млн сум акча тотылачак. Акцияләрне сатып алу – шушы кыйммәтле кәгазьләрнең гомуми санын киметү һәм КамАЗ ширкәтенең устав капиталын кечерәйтү максатында эшләнә, диләр. Ширкәт бер акцияне 83 сум 31 тиеннән сатып алырга җыена. Кулларында шушындый кәгазьләре булган ширкәт кешеләренең бүгенге вәзгыятькә мөнәсәбәтләре нинди соң? КамАЗ территориясендә магнитофон, микрофон күтәреп йөрү файдасыз. Сергей Когогин ширкәттә генераль директор булып эшли башлавының беренче көннәреннән үк, аның рөхсәтеннән башка матбугатта фикер әйтүгә тискәре карашын белдергән иде. Менә шушы табу, тыю хәзергә кадәр саклана кебек, һәрхәлдә журналист икәнеңне белсәләр, сагаеп калалар биредә. Пресс- рам заводының бер хезмәткәре Азатлыкка болай диде:

- Казанда КамАЗ акцияләрен 95 сумнан алалар, сата калганда шунда илтеп сатачакмын.

Мәгьлүмәт туплый торгач шунысы да билгеле булды, КамАЗ бер акция өчен 83 сум вәгьдә итсә дә, чынбарлыкта сатучыга 65 сум гына бирелә. Сату эшендәге чыгымнарны сатучы күтәрергә тиеш икән. Монысын мин, акцияләр сатарга теләүче роленә кереп белдем. Шушы ук Чаллыда КамАЗ акцияләрен кыйммәтрәк бәягә алучылар да бар. Шундыйларның берсе – “АБАГАН” инвестеция компаниясенең брокер бүлеге башлыгы Сергей Клюев белән элемтәгә кердем:

- Акция күләме 100 данәдән күбрәк булса, 90 сумнан алабыз. Азрак икән, 85 сумнан. Акция саны 300дән артса, 92 сум һәм аннан да югарырак. Барлык чыгымнарны да үзебез күтәрәбез.

Шәһәр газеталарының кайберләре шушы кампания уңаеннан Мәскәү аналитикларының фикерләрен җиткерә. Мәскәүлеләр әйтүенчә, КамАЗ ширкәте үзенең 10% акцияләрен сатып ала алмаячак. Чөнки базарда бүген әлеге акциянең берсе 116 сум тора. КамАЗ базар бәясеннән шактый түбән акча түләргә тели. Аналитиклар ни дәрәҗәдә хаклы булыр, 1-2 айдан билгеле булыр. Бүген шәхси кешеләр кулында ширкәт акцияләренең 1%ы. Миңа элек КамАЗда эшләгән берничә кеше белән сөйләшергә туры килде. “Без 1995 елларда, хәерчелек чорында, очсыз гына бәягә акцияләрдән котылдык,”- диделәр алар.

Чаллы, Гафиулла Газиз

XS
SM
MD
LG