Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәптә акча җыю кемгә файдалы?


Мәктәптә өстәл-идән буяуга да, башка төрле чыгымнарга да хәзер акча балаларның ата-аналарыннан җыела. Шау-шу чыкмасын өчен соңгы елларда ата-аналардан торган Химая Шурасы да төзеп куйдылар. Имеш, алар барысын да күзәтү астында тотачак. Ләкин аңа карап кына ата-аналар отмады - балалардан акча җыю кимемәде, ничек бар шулай дәвам итә. Акча җыю әле укырга кергәнче үк башлана. Быел Казанның бер мәктәбенә - 1 сыйныфка баласын укырга кертүче Ләйсән ханым :

Безнең өй янында мәктәп бар, ләкин мин анда баргач, сезнең йортка караган мәктәп бу түгел диделәр. Ул бездән 2-3 тукталыштан ерактарак урнашкан. Һәм баланы якын мәктәпкә урнаштыру өчен миннән 10 мең сум сорадылар. Мин улым өй янындагы мәктәптә укысын дип ул акчаны түләдем

Акча җыю берничә ел элек кенә күпләрне гаҗәпләндерсә, хәзер инде бу гадәткә керде. Ел дәвамында мәктәп һәм класс фондына акча сорау бара. Балалардан акча җыючы укытучылар да моннан арган. Бу хакта Казанның бер мәктәбендә белем бирүче Ләлә ханым:

1 сентябрьдән акча җыю башлана. Класс фондына дип күпләр ай саен 100 сум, мәктәп фондына дип елына - 500 сум җыялар. Химаячеләр Шурасы аның буенча хисап тота инде тотуын, әмма бу җиңел

Кламсс җитәкчесе Ләлә ханым белдерүенчә, кайвакыт үз акчаларын да кертергә туры килә икән. Ләлә ханым:

Җибәрәләр атна-ай саен төрле чараларга. Ата-ана бирә инде, ә менә укытучы шуны кимсенә-кимсенә сорап алырга тиеш. Кайвакыт билетка үз акчамны да түлим. Авыр хәлдәге ата-аналар бар, хәер булсын дип 100-200 сум үзем бирәм.

Димәк, бу ата-ана кесәсеннән тыш, әле укытучы кесәсенә дә суга икән. Гади укытучы җитәкчелек кушкач берни эшли алмый. Ләлә ханым:

Тәрбия эше буенча директор урынбасары билетлар алып кайта да, теләсә нишләгез ди. Кайвакыт укытучылар үзара акча җыеп бүлешәбез дә түлибез, чөнки чараларга анда бару-бармауны беркем тикшерми.

Юрист Рамил Нуриев мәктәп чыгымнарын каплар өчен дәүләттән кергән акча җитә ди. Рамил Нуриев:

Бу акча җыю безнең дәүләтебезне артка тарта. Ремонт ясарга бездә акча җитә.

Укытучы Ләлә ханым соңгы еллардагы хәлне болай дип аңлата. Ләлә ханым:

Элегрәк заманнарда август азагында Мәгариф министрлыгы, РОНО буяуларны китереп бирә иде. Соңгы елларда үзегез табыгыз диләр.

Класс җитәкчесе Ләлә ханым аз керемле, күпбалалы гаиләләрдән акча сорамаска тырышабыз дип белдерә. Юрист Рамил Нуриев исә бу очракта бала зыян күрергә мөмкин, аның билгеләре дә түбән төшә дип белдерә. Рамил Нуриев:

Баланы чукый башлыйлар. Бала, билгеле, әйтә: “нишләп мине оятка калдырасыз”, - дип. Ата-ана баласының кимсенүен теләми.

Рамил Нуриев бу эш белән хокук саклаучылар шөгыльләнергә тиеш дип белдерә. Шулай ук ата-аналар дәъвалар белдерергә тиеш ди. Рамил Нуриев:

Әгәр халык бергәләп махкамәләргә мөрәҗәгать итсә, бу мәсьәләне чишәргә мөмкин. Әмма әлегә андыйлар юк.

Юрист Рамил Нуриев ата-аналардан җыелган акча мәктәп җитәкчелеге кесәсенә китә дип санаса, класс җитәкчәсе Ләлә ханым алай дип санамый. Ләлә ханым:

Ул җыелган акчадан директор кесәсенә нәрсәдер керә алмый. Чөнки аның барысы да бирми. Бирмәгәннәрне мәҗбүр итеп булмый.

Класс җитәкчеләре акча җыюдан, ата-аналар бирүдән туйса да, ниндидер чик кую мөмкинлеге әлегә күренми. Баланы шәхси мәктәптә укытасыңмы, дәүләтнкендәме хэзер инде аерма юк. Барысы да түләүле.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG