Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда тынычлык җиргасы бара


Әфганыстан белән Пакыстанның 700дән артык кабилә башлыкларыы Кабулда өч көнлек җыелыш уздыра.

Алар Әль- Каидә һәм талибларга каршы тору мәсьәләләрен тикшерәләр. “Җирга” дип аталган бу очрашу ачылышында Әфганыстан президенты Хәмит Карзай да чыгыш ясады. Ул болай дип белдерде:

“Әгәр дә проблема Әфганыстанда икән, димәк ул нәрсәнедер дөрес эшләми. Әфганыстан моны аңлый һәм ул чишелеш юлларын эзләячәк. Әгәр дә проблеманың чыганагы Пакыстан икән, алар үзләрендә хәрәкәт итәрләр дип ышанабыз. Әгәр дә проблема кабиләләр арасында икән, димәк ул проблеманы кабиләләр чишәргә тиеш."

Пакыстан президенты Пәрфәз Мөшәррәф, илендәге вагзиятнең катлаулы булуын сәбәп итеп, Кабулга килмәде.
XS
SM
MD
LG