Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Лондонда Косово статусы тикшерелә


Бүген АКШ, Европа берлеге һәм Русия вәкилләре Косово стаутсы мәсьәләсен тикшерер өчен Лондонда җыелышты.

Иртәгә бу өчлек вәкилләре Косово темасындагы сөйләшүләрне Сирбия җитәкчеләре белән берлектә башлаячак. Алар Белградта Сербия президенты Борис Тадич белән очрашканнан соң, Косовога юл тотачак. Арадашчыларга бар якны да кәнәгатьләндерерлек план эшкәртер өчен, 120 көн вакыт бирелгән. Күпчелеге албаннар яшәгән Косово тулы бәйсезлек таләп итә. Сербия моңар катгый каршы. Русия Сербия ягында.

XS
SM
MD
LG