Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә атом бомбасы шартлауга 62 ел


Япониядә, 62 ел элек Нагасики шәһәрендә атом бомбасы шартлавы корабаннарын искә алалар. Бомбаның шартлавы җирле вакыт белән 11 сәгать ике минутта булган, шул вакытта йөз кырык мең һаләк булучыларне искә алып, бер минут тынлык игълан ителгән. Шушы уңайдан булган мәтәм җыенында Япония премьер министры Синдзе Або болай диде: “Япония, Нагасаки, атом бомбасы шартлаган соңгы урын булып калырга тиеш дигән хәрәкәт ягында. Андый фаҗига беркайчан да кабатланмаска тиеш.” диде Япония премьер министры.

1945 елның 9 августында Нагасаки шәһәренә, өч көн узганнан соң Хиросимага Кушма Штатлар атом бомбасы ташлады. Ул вакытта бомба шартлавыннан һәм нурланыш авыруыннан ике йөз илле меңнән артык кеше һаләк булды.
XS
SM
MD
LG