Accessibility links

Кондопогада 12 кеше өстеннән мәхкәмә башланды


Карелиядәге Кондопога шәһәрендә 12 кеше өстеннән мәхкәмә башланды. Алар бер ел элек булган массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гәепләнәләр. Мәхкәмәгә тартылучыларны Кавказдан чыгучыларның милкенә ут төртүдә, җимерүдә гәеплиләр. Бүген башланган мәхкәмә тыңлаулары 21 августа дәвам итәчәк.

Кондопогдагы тәртипсезлекләр 30 августа ресторанда килеп чыккан сугыштан башланып киткән. Ул вакытта ике җирле кеше үтерелгән иде. Бу сугышны башлаучылар март аенда хөкемгә тартылды.
XS
SM
MD
LG