Accessibility links

Гагарада ял вакытында яраланган 2 кеше 11 августта Казанга кайта


Республика клиник хастаханәсе үзендә Гаграда яраланганнарны дәвалауны дәвам итергә көтә. Бу хакта баш табипның медицина буенча урынбасары Раиса Гуслякова әйтте. “Безгә ике авыру китерелергә тиеш. Аларны 11 августта кичке 8 гә көтәбез. Кичә үк китерергә тиеш иделәр әмма аларны андагы табиплар җибәрмәгән”,- диде Гуслякова. Табип сүзләреннән аңлашылганча, ике кешегә яхшы дәва кирәк. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәтбугат хезмәте яраланучылар арасыннан 10 яшьлек кызның Екатеринаның хәле авыр, аның аягы киселгән, дип белдерде. Үлүчеләргә килгәндә исә, “Ольга Савинова 1978 елда туган булган. Светлана Мельникова 1961 елда”,- диде Галина Никитина. Бу аянычлы хәлгә Чаллыларны беркем дә баш тартмый торган, русиялеләр өчен иң популяр ризык шашлык, утта кызыдырган ит әзерләү китерә. 8 августта 10 кеше, алар арасында 4 бала да була, Кара диңгез яры буенда шунда булган тимер- томырларны табып кыздыргыч зайланмасы әтмәллиләр. Итнең икенче өлешен кыздырган вакытта шартлау була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, алар кулланган иске бер торба эчендә “Алазань” дип аталган җайланманың шартлаткычы булган. Чаллы туристлары ял иткән урында 1992- 93 елларда грузин- абхаз сугышы вакытында яр буе сагы урнашкан булган.

Абхазия хакимияте башлыгы Астамур Кецаба, бу хәлдә зыян күргәннәргә Гагара шәһәре хакимияте булдыра алган ярдәмнең барсын да күрсәтәчәк, дип белдерә. Республика хастаханәсе вәкиле Раиса Гуслякова да иминият полислары нигезендә бушка дәваларбыз, диде. Әмма исән калган туристлар да, һәм вафат булганнарның туганнары да башка ярдәм алырмы ансы билгесез. Бәйсез чыганак, Мәскәүнең Абхазия белән эшли торган бер турширкәте вәкиле, Алар бит “дикарьләр”, ягъни юлламасыз үзләре барып, үзләре тору урыны табып, анда үз көннәрен үзләре күрүчеләр булган, дип белдерде. Бу очракта сәламәтлекләре дә, тормышлары да иминиятләштерелмәгән булып чыга. Казанның бер турширкәте башлыгы, дөрестерме юктырмы хәзер Абхазиягә кем генә кермәсен алардан иминият кәгазе, ягъни страховка сорыйлар икән, диде. Ә турширкәт аша баручылар өчен кагыйдәләр бер сәяхәтчеләр көненә 30 сум түләргә тиеш. Алар үзләрен 15 мең долларга кадәр иминиятләштерә ала. Бүгенге көндә Татарстанлылар өчен бигрәк тә Гагра, Пицунда, Гудаута, Яңа Афон бик популяр икән. Русиялеләр анда мыжлап тора, ди турширкәт вәкиле. Әмма шунсы да билгеле- аларның күбесе турширкәтләр аша түгел, ә үзләре юлга чыга. Казан урамнарындагы баганаларда Абхазиядәгә ялга чакырабыз, бик арзан дип язылган һәм кесә телефоны күрсәтелгән кәгазь кисәкләрен еш күрергә туры килә.

Һәркемгә билгеле дәвалану да, үлем- җитемне күмү мәшәкатьләре дә бик кыйммәткә чыга. Чаллы шәһәре хокук саклау идарәсеннән мәетләрне Чаллыга җибәрү өчен әзерлиләр дип белдерделәр. Бер аяксыз калган кызның һәм туганнарын бөтенләйгә югалтканнарның күңел ярасын үлчәүгә салып була микән?

Наил Алан

XS
SM
MD
LG