Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняның Шатой районында минага эләгеп ике милиционер яраланган, бер кеше һаләк булган


Чечняның Шале районында цемент заводында шартлаудан бер кеше һаләк булган , дүртесе яраланган. Ут белән тимер эретеп ябыштыру эше вакытында, бина диварында калган бомба шартлаган. Чечняның Шатой районында минага эләгеп ике милиционер яраланган. Табиблар аларның хәлен авыр дип бәяли. Шартлаткыч җайланма Югары Варандай авылы янындагы урман буена урнаштырылган булган. Грозныйның Завод районында патруль хезмәтенә һөҗүм иткәннәр. Ике милиционер яраланган.
XS
SM
MD
LG