Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Новосибирский мәхкәмәсе Вячеслав Русаковны 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән


Новосибирский мәхкәмәсе, тыелган “Националь- большевик партиясе” активистына, гомум реҗимлы колониядә 4ел утырырга дигән хөкем карары чыгарган.

Вячеслав Русаков шартлаткычлар саклауда һәм корал ясауда гәепле дип табылган. Яклаучылар бу карарны яңа тикшерүләргә бирергә ниятләми. Хөкүмәт гәепләүчесе Русаковка каты реҗимлы колониядә 6 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән таләп белдергән иде.

Русаков, тагын бер “лимоновчы” Николай Балуев белән берлектә 2005 елда тоткарланган иде. Тентүләр вакытында алар фатирында шартлаткыч, кораллар һәм ядрәләр табылган. Балуев җинаяте башка җинять эшендә каралачак.

XS
SM
MD
LG