Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты яңа президент сайларга әзерләнә


Төркиянең яңа парламенты 20 августа илнең яңа президентын сайлауга керешәчәк. Мәгълүмәтле чыганакларга таяган, көнбатыш мәгълүмәт агентлыклары, тавыш бирү өч этапта узачак, соңгысы 28 августа үтәчәк дип белдерә.

Төркиянең тышкы эшләр министры Абдулла Гюль, югары хәрбиләр дә кергән, дөньяви хәкимият яклыларның каты каршылыгына карамастан, үзенең нәмзәтен дәүләт башлыгы урынына тәгъдим итәргә ниятли.
XS
SM
MD
LG