Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган солдатны әнисе таба


Керәшен татары Валентина Белянскаяның аянычлы хәле турында беренче булып дөньяга Казанның кеше хокукларын яклау үзәге хәбәр итә. Тулырак мәгълүмат алыр өчен без башкаладагы кеше хокукларын саклау үзәге белән элемтәгә кердек. Чөнки Валентина ханым бер елга якын алар белән аралашкан, үзәк солдатның әнисенә ярдәмгә килгән. - Алар әле Түбән Камада. Килергәме юкмы икәнне белмиләр, уйлыйлар. – диделәр безгә Казанның кеше хокукларын саклау үзәгеннән. Ләкин авыр хәлдәге солдатның әнисе Валентина Белянская Казанга килергә җыенмый. Чөнки… - Казаннан еракка алып китәләр иде. Ул хезмәт итеп алган горнизон прокуроры Казанга кулга алыгыз һәм монда озатыгыз дип хат җибәргән. Ничек мин башы эшләмәгән, авыру баламны аларга бирим! – ди Валентина ханым. - Нәрсә эшләсәләр дә эшлиләр инде. Мин аларга малаемны бирмим. Дәваларга кирәк, башын эшләтергә, аякка басытырырга. Хәрбиләргә биреп психик авырулы итәсем юк. Ул өч бала анасы. 1986 елгы Максим уртанчы бала икән. Валентина Белянская аларны бер үзе үстерә. Тормыш иптәше 1987 елда фаҗигале төстә эш урынында үлеп китә. Максим 2004 елда Свердлау өлкәсе Югары Пышмы хәрби бүлегенә хезмәт итәргә алына. Ярты ел яхшы гына хезмәт иткәннән соң хат-хәбәре югала. Бу ананы борчылырга мәҗбүр итә, Валентина ханым улын эзли башлый. - 2006 елның гыйнварыннан эзләргә тотынган идем. Хәрбиләр 4 ай буе командировкада дидедәл. Менә Аллага шөкер баламны таптып, нинди хәлдә булса да. Улын тапканчы Валентина Белянская Чиләбенең барлык хастаханәләренә, моргларына шалтыратып чыга. Чит шәһәрнең урамнарын әйләнә, җирле телевидениягә мөрәҗәгать итә. Шуның ярдәмендә югалган малаен таба, Максим Чиләбедән әнисенә зәңгәр экраннарда бирелгән телефон буенча үзе шалтырата. Ул табылганда бик ябык, тәннәре җәрәхәтләнгән, хәтерсез була. Хәзер алар Түбән Камада хастаханәдә әнисе белән дәваланалар, куркулар астында. - Хезмәт иткән җирдән бүлек башлыгы шалтыраткан иде, Свердлау өлкәсе Югары пошмадан. Мине начар малай үстерүдә, аны алып кайтканга авыр сүзләр җиткерде. Мәхкәмәгә бирәм, акча түләячәксең ди. Ул һәрбиләр егет югалгач та башта артык игътибар итмиләр. Әнисе зурда кубып эзли башлагач журналистларга белдертмәскә кушалар. Максимның хәрби бүлектән югалуы хәрбиләр башлыкларының солдатларны коллар кебек кулланудан, яки кыйнаудандыр ди. Аның хәтере бик начарайган булган. Хәзер елларны искә төшерә башлаган инде. - Баштан, кайчан армиягә киттең дисәң дә билтыр иде, бу җиргә кайчан килдең дисәң дә былтыр иде. Хәзер инде елларны аера башлады - ди әнисе Валентина ханым. Бүгенге көндә аларның хәлләре алай ук бик үк начар да түгел дип әйтеп була чөнки Түбән Кама шәһәр мэры ярдәмгә килгән. Туганнары авыр вакытларында янәшә була икән. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG