Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:11

Белградта Косово статусын тикшерәләр


Белградта АКШ, Евросоюз, һәм Русия, Косово статусы буенча Сербия җитәкчеләре белән сөйләшүләр башлады.

Бу өчлек Сербия перзиденты Борис Тадич һәм премьер министр Воислав Коштуница белән очраша. Шимбә көнне арадашчылар Косоводагы албан лидерлары белән очрашыр өчен Приштинага китәчәк.

Косово Сербиядән тулы бәйсез булуга басым ясый. Сербия Косовага бары тик киң автономия бирү ягында. Бар якны да кәнәгатләндерерлек планны эшкәртер өчен арадашчыларга 120 көн бирелгән.

XS
SM
MD
LG