Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:18

Мәхкәмә Лариса Арапны хастахәнәдә калдыру карары кабул иткән


Мурманский мәхкәмәсе, Берләшкән ватандашлар фронты оешмасының Мурманскийдагы активисты Лариса Арапны рухи хасталар хастахәнәсенә көчләп салуда канунга каршылыклар тапмады.

Бу карар, Мәскәү бәйсез белгечләренең көчләп хастахәнәдә яткырырга нигез юк дип әйтүләренә дә карармастан кабул ителгән. Бу хакта радиобызга бу оешманың җирле бүлек җитәкчесе Елена Василҗева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бәйсез экспертлар рәсми белдерүе якын көннәрдә игълан ителәчәк.

Лариса Арапны Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин соравы белән, “Бәйсез психиаторлар ассоциациясе җитәкчесе Юрий Савенко һәм аның белән бергә эшләүче табиблар тикшергән.

XS
SM
MD
LG