Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:42

Талибан тотыкларны җибәрми


3 атнадан артык Әфганстанда тотылган Көньяк Кореядан 21 кешенең икесен иреккә җибәрү хәбәре әле дә расланмады. АП мәгълүмат агентлыгы, Талибан юлбашчысы Кари Юсыф Әһмади сүзләрен китереп, авырып киткән ике хатын-кыз азат ителәчәк, дип хәбәр итте. Әмма аларның кайчан иреккә чыгарылачагы хәбәр ителми. Көньяк Кореяның Йонһап мәгълүмат агентлыгы, шул ук Әһмади сүзләрен китереп, Талибан авыру хатын-кызларны иреккә җибәрмәскә булган, дип белдерде. Ул арада Әфганстанның көнчыгышында бүген АКШ җитәкчелегендәге коалициянең 3 хәрбие һәм бер тәрҗемәче шартлап үлгән. Тагын бер хәрби яраланган. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Талибан алган.

XS
SM
MD
LG