Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Таҗикстан президентына мөрәҗәгәт итте


Таҗикстанда һәм Мәскәүдәге мәгълүмат чаралары хокукларын яклаүчы оешмалар президент Емомали Раһмонга яңа канунга кул куймауны сорап мөрәҗәгәт итте. Яңа канунга караганда, кемне дә булса мәсхәрә иткән яки начар итеп язган журналистлар ике елга кадәр төрмәгә хөкем ителә ала. Бу интернетта язучыларга да кагыла ала. Ачык хатны Таҗикстанның Бәйсез Журналистлар Ассоциациясе һәм Мәскәүдә урнашкан Гадәттәнтыш Хәлдә Журналистлар дип исемләнгән үзәк әзерләде. Хатта, әлеге канун – халыкара кануннарга каршы килә, диелгән.
XS
SM
MD
LG