Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге Роза Әхмәтҗанованың юбилеен билгеләп үтте


Роза ханымның рәсми вазифасы – Мәгариф идарәсенең Балалар иҗаты һәм ял лагеры директоры. Өлкә буенча оештырылган барлык балалар фестивальләре, олимпиадалар, иҗади күргәзмәләр, төрле слетлар – анда уза. Озак еллар шушы комплексның уңышлы эшләвен тәэмин иткән Роза Әхмәтҗанова Русиянең атказанган Мәгариф хезмәткәре исеменә лаек булган.

Әмма ул мәгариф кенә түгел – милли мәдәният ягыннан да әйдәүче итеп танытты үзен. Аның рәсми вазифалары кысасына кермәсә дә, беренче “Сембер җыры”, “Сембер карлыгачлары” фестивальләренә Мәләкәс талантларын әзерләүче дә – нәкъ ул булды.

Соңрак Димитровград автономиясен оештыру, анда яшәүче татарларны укмаштыруда ярыйсы гына уңышларга ирешү… Аерым татар мәктәбе ачуда, беренче мәртәбә Федераль Сабантуй оештыруда Автономия рәисенең хәлиткеч роле булганы – болай да аңлашыла инде. Әмма аннан да зуррагы – татарда милли горурлык хисе уяту.

Роза ханым Өлкә автономиясе рәисе булып та алды. Ләкин ифрат та абруйлы рәсми эшен ташлап, өлкә үзәгенә яшәргә күчү кирәклеген кабул итә алмады ул. Шунлыктан өлкә автономиясе рәисе вазифаларыннан баш тартырга туры килде.

Ләкин тынгысыз җан һаман да иҗтимагый эшсез тора алмый икән: Мәләкәстә хатын-кызлар оешмасы тудырган ул. Роза ханым әйтүенчә, Өлкә үзәгендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы өлкән яшьтәгеләрне берләштерә. ”Ә без – күбрәк яшьрәк буынга игътибар бирәбез”- ди ул. Яңа оешманың исеме дә бик матур: “СӨЕМБИКӘ!”

Исем кушу бик кызыклы булды. “Сөембикә” журналының баш редакторы кунакка килгән иде. Ул тәкъдим итте: “Әйдәгез, ди, безнең юбилей уңаеннан яңа оешмага да шундый исем бирик”. Бик хуп күрдек, чөнки тирән мәгънәле исем, тарихи яктан да, тәрбия ягыннан да.

Беренче чиратта нинди гамәлләрдән башлаган соң бу яңа оешма үз эшчәнлеген?

Берләшү һәм танышу өчен гомум эш кирәк иде. Иң җиңеле – сәяхәт оештыру. Казанга сәяхәт кылдык. Тулы көнебез – Тукайга багышланган булып чыкты. БТКда Марс Тукаев каршылды, Тукай музеенда музейның директоры ҮЗЕ безгә аңлатмалар бирде, кичен исә театрда Тукайга багышлангшан тамаша карадык. Кол Шәриф мәчете белән танышу да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Артабан Роза ханым Җиңү бәйрәменә кагылышлы чаралары турында сөйли башлаган иде дә – аерым чаралар түгел – даими дәресләргә күчте.

Татар теле дәресләрен гимназиянең ана теле укытучысы Ләйсән Хаметшина алып бара. Аның катлаулырак кагыйдәләрне төрле уеннар ярдәмендә аңлатулары туңбашка да татар телен иңдерә ала. Ә икенче юнәлеш – тазалыкны ныгыту: махсус белгеч ярдәмендә Тибет гимнастикасы белән шөгыльләнәләр икән. Өченче юнәлеш – атна саен төрле белгечләр чакыру: косметолог, мунча-сауна серләре…

Милләткә татарча мәтәлчүк кенә атсаң да – татарча була. 30 – 40 кеше татарча сөйләшеп, җырлап утыра икән, татар рухы белән горурлана башлыйсың. Без Мәләкәстә бердәм эшлибез. Шунлыктан милли рух та, шөкер, ныгый бара. Һәм бер-беребез өчен үләрлек, димәсәң дә, һәрвакыт үзара ярдәмгә әзербез.

Айрат Ибраһим, Мәләкәс-Сембер

XS
SM
MD
LG