Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Омски өлкәсенең Тара шәһәре бәйрәме


Омски өлкәсенең Тара шәһәре узган шимбә-якшәмбе көннәрендә үзенең 413 еллыгын билгеләде. Әйтергә кирәк, шәһәр көне биредә моннан 20 ел элек тыйнак кына оештырыла башлап, хәзер тантаналы рәвештә, зур күләмдә үткәрелә торган бәйрәмгә әйләнде. Быелгы бәйрәмнең программасы элекеләреннән артык аерылмаса да, шактый киңәйтелгән иде: хәтта мотоцикл йөртүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм Иртеш елгасында моторлы көймәләр ярышы уздырылды. Балаларга да игътибар күбрәк булды. Алар өчен шәһәрнең төрле ял урыннарында аерым мәйданчыклар эшләде. Анда көн буена конкурслар, уеннар, ярышлар барды. Ә шимбә кичендә яшьләр өчен үзәк ял паркында бию кичәсе оештырылды.

Бәйрәмгә багышланган чараларда Тара шәһәренең “Дуслык йорты” каршында эшләүче “Нур” татар мәдәният үзәге актив катнашты. Алар көче белән махсус татар мәйданчыгы оештырылган иде. Анда милли ризыклар, көнкүреш әйберләре күргәзмәсе эшләде, чүлмәк вату, су тулы чиләкле көянтәләр белән, йомырка салган кашык кабып йөгерү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу кебек Сабантуй уеннары барды. Үзәк каршында эшләүче “Нур” ансамбле үзешчәннәре җыр-бию белән бәйрәмгә килгән халыкның күңелен ачтылар. Бу чараларда татар халкының гореф – гәдәтләрен, җыр-бию сәнгатен күрсәтү максатын күз алдында тотабыз,- ди Тара татар мәдәният үзәге методисты Илдар Мәмәтов.

Якшәмбе көнне бәйрәм “Олимп” стадионында дәвам итте.

Омски өлкәсендә 2007 ел гаилә елы дип игълан ителү сәбәпле ахры, шәһәр бәйрәменең күп өлеше балаларга, гаиләләргә багышланды. Стадионда барган тантана да “Без – кояш балалары” дип исемләнгән иде. Ул сәхнәләштерелгән күренеш рәвешендә барды. Анда районның кайбер авыллары һәм Тара шәһәре мәктәпләре балалары, яшүсмерләр һәм балалар иҗат үзәге, район мәдәният сарае коллективлары чыгыш ясады. Алар арасыда “Якташ” татар балалары клубы да булды.

Аннан соң бәйрәм тантанасы стадион якындагы аланлыкка күчте. Анда күмәк күңел ачу башланды. “Дуслык йорты” каршында эшләүче милли оешмалар “Уйнагыз, гармуннар” дигән махсус программа белән чыгыш ясадылар. Балтыйк буе халыкларының мәдәният үзәге уеннар, табышмаклар әзерләгән иде; үзешчән сәнгать коллективы артистлары немец мәдәнияте белән җырлар, әкият персонажлары аша таныштырдылар; рус халкының көч һәм җитезлек бәйгеләрен Элиза Әхмәт кызы Андреева җитәкчелегендә Черняево авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде; “Нур” татар мәдәният үзәге “Гармунның да җаны бар” исемле концерт программасын тәкъдим итте. Гармунда һәм баянда уйнау осталыкларын “Нур” җыр төркеме гармунчылары Вагыйз Садыйков һәм Чинан Фатхетдинова күрсәтте.

Әлеге концертта районның авылларыннан килгән башка милләтләр коллективлары да катнашты. Һәрбер гармунчы үзенең осталыгын күрсәтте, җырлы-биюле чыгышлар да булды. Ахырда гармунчыларның һәм баянчыларның барчасына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләк алганда гармунчы Вагыйз Садыйков: “Безгә бүләккә караганда очрашу, аралашу, үз милләтебезнең сәнгатен күрсәтү кадерлерәк”, - диде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG