Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:46

Мәскәүдә Мижгарлар турында китап чыкты


Күптән түгел Мәскәүдә 500 экземпляр тираж белән 138 битле бер яңа китап басылып чыкты. Исеме – “Авылларга барган идем..”. Монда Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары турында күп кызыклы мәгълумат бирелгән. Китапның авторы Мохаммәт Миначев татар авылларының бүгенге яшәеше турында яза, аны авылларның киләчәге борчый. Әйе, татар халкының киләчәге авылга нык бәйләнгән, татар милләтенең мохиты, сәнгате, мәдәнияте, теле, тормышы авылда, ул авылда гына мөстәкыйль. Ә шәһәрләрдә татар чит, ят мохитта яшәп, аңа буйсынырга мәҗбүр.

Китапның тышлыгы күк төстә, рәсемнәре юк, моны автор типография чыгымнары бик зур булмасын өчен эшләнелде, ди. Китапны язуның һәм бастыруның чыгымнарын каплауда авторга Мәскәүдә яшәүче Марат Дәүләт-Килде ярдәм иткән. Китап ике бүлектән тора, беренчесе авыллар турында. Монда мишәр сөйләше киң кулланыла. Икенче өлештә авторның төрле вакытта басылып чыккан мәкаләләре. Алар әдәби татар телендә язылган. Мохаммәт Миначев белән әңгәмәне тыңлагыз.

И.Б. – Мохаммәт әфәнде, сез үзегез Мәскәүдә яшисез, «Ватан» фиркасын җитәклисез, сәясәт белән шөгыльләнәсез, ә үзегез авыллар турында китап язгансыз. Авылга күчәргә җыенмый торгансыздыр?

М.М. – Юк, җыенмыйм, хәзер инде соң, үмерне яңадан башлап булмый. Ә авыллар тормышы белән кызыксыну, бу милләт язмышы белән кызыксынудан килеп чыга. Авыл милләтсез булмый, милләт - авылсыз. Хәзерге вакытта авылларда тормышлар үзгәрде, әйтеп булмый уңай якка дип. Илдә барган реформалар авылларга да кагылмый калмады. Башта авыллар идарәсез калдылар, колхозлар җимерелде. Элек авылны тоткан колхоз предләре юк булды, район башлыклары да. Кайбер авылларда предләре вафат булды, ә кайберәүләре колхоз байлыгын үзләштереп шәһәргә күчеп китте. Авылларда авылны кайгырта торган бер генә дә юньле кеше табылмады. Кемне генә сайлап куймасыннар, бар да үзләрен генә кайгыртучылар, колхоз малын кесәләренә салучылар гына булып чыктылар. Китапта ошбу хәлләр чагылыш тапты. Менә шушы 15-17 ел эчендә авылларда халык саны шактый кимеде - яшьләр Мәскәүне сайладылар, ә картлар зыярәтләргә күчте. Авыл мәктәпләрендә елдан-ел укучылар саны кими бара. Бу як авылларда мине гаҗәпләндергәне шул булды – авылда егетләр өйләнмичә картаеп баралар. Кайсы авылда – кырык, кайсысында - утыз өстендә. Шундый хәлләр. Карт егетләр. Элгәре заманнарда авылларда кияүгә чыкмый калган карт кызлар бар иде, ә хәзер - карт егетләр. Чынлап та, дөньяның асты өскә килгән – безнең кызларга үзебезнең егетләр яраксызлар, күрәсең. Кайдан килгән бу бәла безгә? Кырык өйләнмәгән егет – ул кырык корылмаган гаилә, 120-160 тумаган бала.

И.Б. – Сез ничек уйлыйсыз, татар авыллары сакланырмы, әллә безнең авыллар урбанизация корбаны булырлармы?

М.М.- Төрлесе булырга ихтимал. Әгәр татар аңлы рәвештә яши башласа, авылларыбыз сакланыр, чөнки урбанизация күздә тотмый авыл халкын шәһәргә күчерергә. Бездә бит урбанизацияне Мәскәүгә күчү дип аңлыйлар. Менә Ауропа илләрендә авыллар сакланган. Дөрес, андагы авыллар шәһәр кебекләр, тирә-юнь асфальт, тротуарлар, чәчкә клумбалары, шәһәр диярсең. Әмма алар шәһәр түгел, авыл. Авылларда эш урыннары булдырырга кирәк, болай безнең авыллар перспективасыз димәс идем, тик менә бераз халыкта рух төшкән. Шул ягы борчый мине. Авылны материаль яктан да, бигрәк тә рухи яктан ныгытырга кирәк иде. Рухы нык булса, ул бирешми, туган җир бит, аңа андагы сазлыгы да булыша. Болай безнең авылларда яңадан-яңа матур биналар таштан салалар, урыс авыллары белән чагыштырганда, җир белән күк арасы, шундый зур аерма.

И.Б.- Мохаммәт әфәнде, Түбән Новгород өлкәсендә күпме татар яши?

М.М.- Хәзер 50 мең тирәсе, ә менә 1912-14-нче елларда шушы төбәктә 250 мең татар яшәгән. Менә ничек “үскән” татар совет чорында.

И.Б.- Ә кайдан һәм кайчан татарлар Түбән Новгород җирләренә күчеп килгәннәр? Кайбер җирле тарихчылар, мәсәлән, Алимҗан Орлов һәм башкалар – мондагы татарлар 16-нчы гасырда, Кадом һәм Ермишь ягыннан килгәннәр дип язалар. Ә сез ничек уйлыйсыз?

М.М.- Алимҗан әфәнде урыс чыганакларына таянып яза. Безнең бабалар шушы җирләрдә яшиләр иң кимендә ике мең ел. Шушы җирләр борынгы заманнарда ук төрки җирләре булган, биредә төрки кабиләләр яшәгән. Түбән Новгород шәһәрен һәм башкаларын төркиләр төзегән. Түбән Новгород үзе дә Ибраһим кала дип аталган Хазар Каганаты заманында, ягъни 7-9 гасырларда. Кая гына бакма, бөтен Рәсәй буенча ярылып-сибелеп ята төрки атамалары.

И.Б.- Ә шулай да, сезнең якларда авылларыгызның түгәрәк даталарын уздырулар модага кереп киткән, кайсына – 500 ел, кайсына - 400 ел. Моны ничек аңларга?

М.М.- Бар да урыс чыганакларына таянып эшләү нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл. Татар үз тарихын юньләп ачканы юк, өйрәнгәне юк, бер археологик казылма юк, бер архелогия буенча үзебезнең белгеч юк. Безнең якларда курганнар бар, аларны кем казып караганы бар? Урыслар үзләре безнең якларда иң соңгы халык, алар бу җирләргә килделәр 10-12-нче гасырларда гына. Ничек инде җитди тарихчы үзләреннән соң килгән халык елъязмасына таянып, элгәре биредә яшәгән үз халкының тарихын ача алсын?

И.Б.- Мохаммәт әфәнде, сезне нижгар мишәрләре дип әйтәләр.

М.М.- «Нижгар» түгел – мижгар. «Нижгар» ул «Нижний» дигән сүздән, элгәре Горький татарлары дия иделәр, әле нижгар татарлары имеш. Безне гел ниндидер бер төбәккә бәйләп атарга яраталар, ә без үзебез, надан булганлыктан, аңа әһәмият бирмичә килешәбез. Бу нидән килә? Беренчедән, бездә «мишәр» атамасы кулланылса да, мишәр үзе ике зур төркемгә бүленә, “ц-лаштыручы” мишәрләргә - аларга хәзер «нижгар» диләр, “ч-лаштырып” сөйләүче мишәрләр - аларны «пинзәкләр» дип атыйлар, шул ук төбәк атамасы Пенза шәһәренә бәйле. Мишәрләр киң таралып яшиләр, бигрәк тә “ц-лаштыручы” сөйләүче төркем – Түбән Новгород өлкәсеннән алып Урал якларына кадәр. Алар бар Пенза өлкәсендә дә, Чувашстанда, Татарстанда, Ульян, Самара өлкәләрендә. Болар мижгарлар. Бу ике мишәр төркемен тулысынча «мишәр» атамасы канәгатьләндерми. Тышкы як өчен яраклы, ә менә эчке якка килгәндә, яраксыз булып чыга, туры килә тагы өстәмә атама табарга. Тапканнар да, җиңел генә, әллә ни баш катырып тормый, берәүләре – нижгар, икенчеләре – пензәк имеш. Моңа инде галимнәребезгә күптән ачыклык кертергә иде дә бит, әлегә берни юк.

И.Б.- Мохаммәт әфәнде, ә ничек соң төрле мишәрне бер-берсеннән аерырга? Нинди исем белән?

М.М.- Бар шактый дәлилләр язма тарихи чыганаклапрда, географик атамалар, кайсылары раслый “ц-лаштыручы” мишәрләрне – «мижгар» дип атарга. Чөнки борынгы заманда бу төркемнең үз атамасы булган - «мижгар». Ә “ч-лаштырып” сөйләүче мишәрләр – төрки телле бортасларга барып тоташа, аларныңда бар борынгы атамалары – «бортас». Менә бу ике төркемгә эчке кулланышлар өчен бере – «мижгар», бере – «бортас» дип йөртергә кирәк. Ә инде тышкы атама өчен уртак – «мишәр, татар-мишәр» дип. Инде уйлыйм, шушы аерма безне бөтенләй аерып куймас, без барыбер татар-мишәр булып калырбыз.

Ирек Биккинин, Мәскәү

XS
SM
MD
LG