Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:07

Ачык микрофон: Татар гәзитләрен сез киоскадан аласызмы, әллә почта аша алдырасызмы?


-

Почтага барып яздырабыз. “Яшьләр заманы” гәзитен бугай. Мин Әлмәттән, Әлмәтнефть идарәсендә эшлим. Эштә мәҗбүри рәвештә яздыралар. Укымыйм мин аны, хәтта. Бер көнне караган идем, укыр нәрсә юк анда.

Укыганым да юк. Киосктан сатып алганым юк. Өйгә килә Сөембикә журналы. Укырга вакытта юк.

Киосктан “Ялкын” журналын алабыз. Хезмәт даны гәзитен 5 сум гына тора.

- “Гаилә”журналын киленебезгә алабыз. Киленебез татар кызы.Ул сорагач, махсус аның өчен иптәшем барып ала.

Апа белән яшим. Апа “Яшел Үзән” гәзитен һәм “Мәгърифәт” гәзитен алдыра.

“Көмеш кыңгырау”гәзитен киосктан алганым бар.Бәясе 7 сум тора.

Киосктан алам. “Ватаным Татарстан”, . “Татарстан яшьләре”, Шәһри Казан. Атнасына 3тапкыр алына инде.

“Ялкын” журналын хатыным укый.

Почтага барып яздырабыз. Минем әни китапханәдә эшли. Безгә бик күп республика гәзитләре килә. “Хезмәт даны”гәзите районныкы. “Сөембикә” журналы килә. Бәяләрен әйтә алмыйм.

“Акчарлак” гәзите бик күп битле, 17 битле ахрысы. Бер 10 сум тора инде ул

“Ирек мәйданы” гәзите килә тагын безгә.

Әби яздыра район гәзитен “Хезмәт” гәзите, Балтачтан. Бер елга 100 сум тора.

Дусларым алган гәзитләрне укыйм. Күбрәк интернет белән кулланам.

Кызым мәктәптә языла.

Киосктан алабыз “Кичке Казан”, “Вечерняя Казань” икесенә 40-50сум түлибез. Атнасына ике мәртәбә алабыз.

Минем әнием “Сабантуй”ны ала. Кайвакыт әти белән без дә укыйбыз.

“Кәеф ничек?” гәзитен киосктан алабыз атнага бер.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG