Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:03

Сентябрьдән укытучыларның хезмәт хакы артачак


Зәйдә узган Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә яңа Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевтән республика җитәкчелеге ниндидер яңалык көтте. Татарстан кайбер белгечлекләр буенча начар укытмый, әмма беренче чиратта балаларда горур шәхес сыйфатларын тәрбияләргә кирәк икән. Зәйдә узган мәгариф хезмәткәрләре утырышында бу хакта яңа министр Наил Вәлиев белдерде. Быел утырыш “Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүдә хакимият, эшмәкәр һәм мәгариф оешмаларының хезмәттәшлеге” дигән исем астында узды. Әйе, бары хакмият һәм эшмәкәрләр матди яктан уку йортларына ярдәм итеп килгәндә генә ниндидер уңышларга ирешергә була. Мәгариф үсеше икътисад өчен җирлек булып торуын Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәрдаим әйтеп килә. Ул моны Зәйдә дә ассызыклады. Кыскасы, бары белемле шәхес кенә республикага акча китерә ала. Белемле булу өчен берничә телне белү зарур булса кирәк. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан моңа басым ясалды. Татар, рус теленә өстәп мәктәптә 1 сыйныфтан ук инглиз телен өйрәнү бурычы да куелды. Чөнки министр 7 нче сыйныфтан башлап кына инглиз телен өйрәтү методикасы эшләнгәнен билгеләп үтте. Телләр белмичә көндәшлелеккә сәләтле шәхесләр булмаячагы ассызыкланды. Бу билгеле, барлык республика мәктәпләренә карый. Авыл җирлекләрендә сыйфатлы белем бирү хакында сөйләнде. Билгеле, авыл мәктәпләре проблемасы әле тиз арада гына хәл ителмәячәге дә ассызыкланды. Бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә 21 мең укытучы эшли. Президент белдергәнчә, авыл мәктәпләрендә оптимальләштерү, ягъни кыскарту эшләре урындагы җитәкчеләрнең теләкләрен исәпкә алып башкарылачак.

Казанда Интернет аша белем бирү үзәген төзү фаразлана. Бер югары уку йортында белем алучы студентлар Интернет ярдәмендә икенче югары уку йортындагы курсларны да өйрәнә алырлык булырга тиеш. Бу министр Наил Вәлиевнең яңа юнәлешләре. Алар берәү генә түгел. Шулай ук яңа министр Халык университетын оештырырга исәп тота. Анда танылган галимнәр чакырылачак – лекция уку өчен.

Күп кенә мәктәп тәмамлаучыларның югары уку йортына кергәндә һуманитар фәннәрне сайлавы инде сер түгел. Татарстан Президенты моны мәктәптә бирелгән белемнең түбән булуы белән аңлатты. 2007нче елдан мәктәпләрдә җан башына карап акча бүлү башланачак. Ягъни, укучы өчен көрәш башланырга мөмкин. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев:

Әгәр бер мәктәп икенче укучыны тартып ала икән үпкәләмәгез, бу көндәшлек.

Минтимер Шәймиев шулай ук туган телне саклап калу программасын эшләргә киңәш итте. Бердәм Дәүләт итиханы нәтиҗәләре белән Мәскәү югары уку йортларына керүенә борчылу белдерде. Яхшы белгечләр республикадан китә булып чыга.

Яңа министр республикада югары бизнес мәктәбе булмауга борчылуын белдерелде. Шулай ук сәләтле балаларны әзерләүгә аерым игътибар бирде. Һәм эшче белгечлек ияләрен тәрбияләүгә күбрәк акча бүләргә кирәклеген белдерде. Акча дигәннән, сентябрьдә укытучыларның хезмәт хаклары - 15 процентка, ә тәрбиячеләрнең - 25 процентка артачагын хәбәр ителде.

Укыту өлкәсендәге проблемалар элек тә, хәзер дә - дәүләт кайгыртуында булуын әйтте Минтимер Шәймиев. Ул республикада гомуми белем бирү юнәлешендә уңай үзгәрешләп барлыгын ассызыклады. Әмма әлләни сизелерлек булмавын да яшермәде. Калганы инде яңа министрдан тора. Аның чыгышыннан җитәкчелек канәгать калды. Мәгариф үсешенең яңа юнәлешен билгеләде диелде.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG