Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугатын эзләп


Түрәләр Татарстан Республикасында ике телнең дә – урыс һәм татар теленең бертигез дәрәҗәгә ия дип ышандырсалар да, урыс теле татар теленнән өстенлек ала. Өстенлектә төп күрсәткечләрнең берсе булып матбугат тора. Газет – журнал сату нокталарында татар телендә чыккан газет яки журналны күреп булмый диярлек. Татар матбугатының урыны - урыс телендә чыккан газет – журнал битләре астында. Татар газета – журналлары эзләп, Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан газет – журнал кибетчегенә юнәләм.

Әйе, бездә татар газетлары сатыла – “Акчарлак”, “Атна”, “Кәеф ничек”, “Татарстан яшьләре”. Ә татар журналлары бездә бөтенләй юк. Әмма аларны беркем дә сатып алмый. Бик сирәк очракта гына сатып алалар, сораучылар да сирәк.

Бауман урамындагы сәүдә ноктасында татар газетларының төрләре күп булса да, газетларны берәр- икешәр данә генә китерәләр. Мондагы сәүдә турында газет – журналлар сатучы болай сөйли.

“Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Атна”, “Акчарлак”, “Мәхәббәт”, “Уртак түшәк”, “Иң шәп гәҗит”, “Йолдызлар” исемле газетлар килә безгә. Журналлардан “Казан” журналы гына бар. “Сәхнә”, “Сөембикә” журналлары сорыйлар, әмма безгә аларны китермиләр. Күбесенчә үзләре килеп татар газетларын сорыйлар. Кайбер вакыт чит җирдән килгән милләттәшләр махсус татар газетын сорыйлар.

Ә боҗрадагы җир асты юлында урнашкан кибетчектә татар матбугаты ботенләй дә юк икән:

Бу – шәхси кибет. Шуңа күрә монда татарча газет – журнал юк. Күбрәк урыс милләтеннән булган яки читтән килгән кешеләр килә безгә. Татар газет – журналларын бик еш сорыйлар. Без татар газетын алсак, ул сатылмыйча ятачак. Әмма халык хәзер татар мәтбугатын күп укый.

Газет – журнал сату нокталарында татар матбугаты күренмичә аста ята. Сәбәбен сатучы болай аңлатты: безнең киоскта газет өчен һәр урын сатылган. Редакция белән килешмә төзибез.

Шулай булгач барысы да акча мәсьәләсенә килеп кала. Газетның кеше күзе ерактан ук күрерлек урынга сатуга куюларын теләсә, редакция өстәмә акча түләргә тиеш була.

Янымдагы татар милләтеннән булган ханым татарча сорап бик күп газет – журнал сатып ала. Татар газет – журналларын укыйсызмы дигән сорауны аңа да бирәм.

Татар газетын укыганым юк, гомумән укымыйм. Анда әйбәт әйбер юк. Аны алганчы, урыс газетлары алам.

Газет – журнал сату нокталарында татар газет – журналлары аз икән, димәк аның сатып алучысының саны шулай гына. Ярты миллионга якын кеше яшәгән Казан шәһәренең киоскларында сатуда татарча газет – журналлар булса да, алар күзгә ташланмый. Рус телендәге йөзләгән газет – журнал арасында бер – ике татарча газет һәм журнал – диңгездәге бер тамчы су кебек. Ландыш Гобәйдуллина.

XS
SM
MD
LG