Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор оппозицияне гаепли


12 Үзбәкстан ватандашын бушлай эшләтеп кол ясаган Борай районы прокуроры Илдар Яушев оппозициягә гаепләү белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйгалар чын түгел, моны оппозиция республика прокуроры Сергей Хуртинны вазыйфасыннан алып ташлау өчен махсус куерта. Июнь аенда оппозициянең хокукчысы Рәис Дәүләтхуҗин Русия Президенты Владимир Путин һәм федерация шурасы рәисе Сергей Мироновларга мөрәҗәгать иткән булган. Анда ул республика прокуратурасында канун бозу очракларын хәбәр иткән. Ә ул хат каралу өчен Башкортстан прокуратурасына җибәрелгән. Дәүләтхуҗин Борай прокуроры үз гаебеннән качу өчен шул хатны искә төшереп республика прокуратурасын безгә өсләтергә уйлый дип саный.

XS
SM
MD
LG