Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:46

Бигновны яклап мөрәҗәгать


Башкортстанның берләшкән оппозициясе Рәмил Бигновны яклап мөрәҗәгать кабул итте. Анда сүз аның сәләматлек саклауга хокуклары турында бара. Хәбәр итүебезчә, Бигновны хастаханәләр дәваларга теләми чыгарып җибәрә. Башта ул Уфаның 22нче санлы хастаханәсеннән бер тәүлек яту белән чыгарылып җибәрелгән иде. Артабан Уфа районының Михайловка хастаханәсеннән дүрт көн ятканнан соң чыгарылып җибәрелгән. Моны оппозиция Башкортстан Парезидентының дәүләт хәвефсезлеге сәркатибе Шабрин күрсәтмәсенә ярашлы эшләнә дип исәпли һәм гаеплеләргә чара күрергә, Бигновның дәвалану иреген бозмаска чакыра.

Мөнир Вафин, Уфа

XS
SM
MD
LG