Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовоны бүлү тәкъдим ителә


Косово статусы мәсьәләсендә көрчәккә терәлгән сөйләшүләрне хәл итәр өчен, өлкәне бүлү тәкъдимен тикшерергә кирәк дип, Европа Берлеге вәкиле Вольфганг Ишингер белдерде. Бу көннәрдә Белградта Европа берлеге, АКШ һәм Русия вәкилләре катнашында Сербия җитәкчелеге белән Косово статусы мәсьләсендә сөйләшүләр узды. Би-Би-Си хәбәрләренә караганда, Ишингер, әгәр һәр як та элек тоткан урынында калса, уртак фикергә өмет булмаячак дип белдергән. Косовоны бүлү темасы соңгы елларда тикшерелмәгән иде. БМОның Косовоны тулысынча бәйсез итәргә дигән планын Сербия белән Мәскәү хупламады. Бу проблеманы чишү эшенә халыкара өчлек , ягъни – АКШ, Европа берлеге һәм Русия алынды.
XS
SM
MD
LG